+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу...
22 март , 07:05

Урманда аю һөҗүм иткән

Җәрәхәтләнгән кешенең хәле бик авыр...

Урманда аю һөҗүм иткән
Урманда аю һөҗүм иткән
Башкортстанда кешегә аю һөҗүм иткән.

Хәзерге вакытта аның гомере өчен Баймак үзәк район хастаханәсе табиблары көрәшә, дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Билгеле булганча, 62 яшьлек ир дәваханәгә хатыны озатуында ярдәм сорап килгән. Ул урманда аңа аю һөҗүм иткән, дип сөйләгән. Пациентны ашыгыч рәвештә хирург, реаниматолог, невролог, окулист караган, шулай ук башкаланың 21нче шәһәр хастаханәсенең теш казнасы-бит хирургы белән телемедицина консультациясе үткәргәннәр.

"Хәзерге вакытта ир авыр хәлдә реанимациядә. Аның тән тиресе ертылган, күпсанлы яралары бар, әгъзалары сынган, үзе травматик шок хәлендә. Табиблар аның гомере өчен көрәшә, пациентны Уфага күчерү мәсьәләсе хәл ителә", - дип язды министр социаль челтәрләрдә.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: