+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу...
23 март , 20:50

Өч ай эзләделәр, ә гәүдәсе...

Ә аның гәүдәсе туңдыргычта яткан...

Өч ай эзләделәр, ә гәүдәсе...
Өч ай эзләделәр, ә гәүдәсе...

Башкортстанның Югары судында 86 яшьлек әбекәйне ике ел элек үтерү эше буенча тикшерү тәмамланды. 31 яшьлек иргә карата гаепләү белдерелгән.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, 2023 елның июлендә ир ару гына эчкән һәм сукыр нәнәсе белән талашкан. Нәтиҗәдә, ул аны ерткычларча кыйнаган һәм буып үтергән.

Аннары ир, җинаятьне яшерергә тырышып, мәрхүмәнең гәүдәсен туңдыргыч тартмага салган һәм җинаять урыныннан качкан. Мәетне өч ай таба алмаганнар, бу вакытта карчыкны суд хәбәрсез югалган дип таныган. 2023 елның октябрендә мәет табылганнан соң, җаһил оныгы Уфада полиция тарафыннан тоткарланган.

Ир ярдәмсез хәлдә булган кешене үтерү мәддәсе буенча гаепләнә. Судта прокурор Руслан Абзалетдинов җинаятьчене 18 ел да 3 айга катгый режимлы колониягә утыртуны таләп итте.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: