Мәкалә
“Мажорлар”ны урынына утыртты ул!"Их, үкенәм...""Илебездәге һәр тармак - үсештә"Рекордлы уңыш һәм авыллар өчен миллиардлар: 2025 елда аграрийларны нәрсә көтә?"Бурычыбыз - геройларга ярдәм итү һәм аларның гаиләләрен кайгырту"Башкортстан ил икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә "Социаль бурычлар тулысынча үтәлгән""Эчке ихтыяҗ - Русия икътисадының үсеш локомотивы""Гаиләләргә ярдәм даими булачак" Ләйсән Үтәшева кайгы кичерә...Барлыгы кырык кампус төзеләчәк “Сыйфатлы медицина ярдәмен алу мөмкинлеге арта” "Мәдәни вакыйгалар белән кызыксынуны «Пушкин картасы» да хуплый"Хәрби хәбәрче Анна Прокофьева һәлак булганГөлназны күрмәдегезме? Мошенниклар саны ике тапкыр артканБашкортстан яшьләре СВОда катнашучыларга ярдәм итә«Башкортстан геройлары» программасында кемнәр катнаша?«Безнекеләрне бел» брендлар конкурсында кем җиңәр?"Дәүләт хезмәтләре. Йорт"ка кушылыгыз!
Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу...
23 март , 17:35

Экстрасенслар ярдәм иткәнме?

Кичә Шаран районы халкын ду куптарган экстрасенслар ике ел элек Белорет районының Буганак авылын коткарырга килгән иде. Хәлләр үзгәргәнме соң?

Экстрасенслар ярдәм иткәнме?
Экстрасенслар ярдәм иткәнме?
Ул чакта экстрасенслар Башкортстанга Буганак авылын үз-үзенә кул салучылар каргышыннан коткару өчен килгән иде. Уфадан ерак урнашкан бу авылда яшәүчеләр соңгы 40 елда 15 кешенең үз-үзенә кул салуы турында белдергән, ә 2023 елның җәендә, янәсе, берьюлы өч кеше үз ирекләре белән дөньядан киткән.

Телеэкстрасенслар биредә берничә ритуал уздырган, ләкин аларның берсе монда ниндидер мистик көчләр булуына шикләнгән, һәм Буганакның барлык бәлаләре эчкечелектән һәм эшсезлектән түгел микән, дип белдергән.

"Уфа1" Буганактагы бүгенге хәлләрне белешкән.

"Бездә үз-үзен үтерүләр юк. Дөресрәге, бары тик аерым очраклар гына булды, ә болай — юк, барысы да тукталды, барысы да яхшы. 2024 елда хәлләр тыныч, тотрыклы", — дигән авыл Советы рәисе.

Әллә авыл кешеләре җаваплыга әйләнгән, әллә чыннан да тылсым ярдәм иткән... Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгының төбәктә үз-үзенә кул салулар буенча статистикасы буенча, былтыр лидерлар арасында - Белорет районы (Буганак та керә), анда 2024 елда 31 кеше үз-үзенә кул салган.

Фото: Уфа1.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: