-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу...
25 март , 13:25

Зур акча эшләргә теләгән...

Стәрлетамак кешесе «инвестицияләр»дә 4 миллион сум югалткан.

Зур акча эшләргә теләгән...
Зур акча эшләргә теләгән...

Стәрлетамактан 46 яшьлек слесарь инвестицияләрдә акча эшләү белән кызыксына һәм Интернетта реклама таба. Ир белән билгесез яшь кеше элемтәгә керә, ул отышлы капитал салулар өчен кушымтаны күчереп алырга тәкъдим итә. Башта ир виртуаль янчыкка үзенең шәхси акчаларын җибәргән - 4 мең 950 сум, ләкин "аналитик" аны күбрәк акча салырга күндергән.

Инвестицияләү максатында ир 4 миллион сумнан артык берничә кредит рәсмиләштергән һәм барлык акчаларны виртуаль янчыкка җибәргән. Ул акчаларны кире алырга карар кылгач, аның белән инкассация хезмәтенең ялган хезмәткәре элемтәгә кергән. Ул хәбәр иткәнчә, ир ике тапкыр код сүзен дөрес атамаган, һәм акча чыгару өчен аңа тагын 3,5 миллион сум кертергә кирәк, имеш. Шуннан соң гына зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Полиция кисәтә! Рәсми финанс оешмалары хезмәткәрләре мессенджерлар аша шалтыратмый, акчаны картага күчерергә тәкъдим итми, кичекмәстән акча салуны таләп итми һәм зур табыш гарантияләми. Рәсми мобиль кушымталар кулланып кына инвестицияләгез!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: