+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу...
26 март , 11:20

Баласын буып үтерә язган

Уфа районында 37 яшьлек хатын суд каршына басачак. Аны кечкенә баланы үтерергә омтылуда һәм аның белән рәхимсез мөгамәләдә гаепләгәннәр.

Баласын буып үтерә язган
Баласын буып үтерә язган
Республика Прокуратурасы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, узган елның октябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр хатын еш кына эчкән һәм яңа туган кызында ачуын чыгарган. Кайгыртуга һәм карауга мохтаҗ булган өч айлык сабый әнисеннән моны ала алмый, хатын сабыйга кычкыра һәм баланы бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыту белән яный.

Ел башында кыз чак кына үлми кала. Хатын аның башына мендәр каплый һәм буа башлый. Баланы өенә кайтырга өлгергән әбисе коткарган. Ул аңа беренче ярдәм күрсәткән һәм гомерен саклап калган.

Хатын тикшерү экспериментында сөйләгәнчә, ел башында ул диванда яткан сабыйдан котылырга теләгән. Ана, мендәр алып, кызының йөзенә каплый һәм басып тота, кыз чак кына тончыкмый кала. Баланы өенә кайткан әбисе коткарырга өлгерә.

Әле хәсрәт-ана СИЗОда.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: