+9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу...
26 март , 18:10

Ләйсән Үтәшева кайгы кичерә...

Әлшәй районының Раевка авылында танылган гимнаст һәм телевидение алып баручысы Ләйсән Үтәшеваның бабасы Солтангәрәй Кирәев вафат булган.

Ләйсән Үтәшева кайгы кичерә...
Ләйсән Үтәшева кайгы кичерә...
Бу хакта портал Ufanovosti.ru хәбәр итә.

Солтангәрәй Гаделгәрәй улы 1938 елда туган. Башкортстан аграр университетында агроном дипломын алгач, кече ватанына кайта. Һәм инде 31 яшендә «Заветы Ленина» колхозында баш агроном була. 1975 елдан 1984 елга кадәр Кирәев район хезмәт ияләре депутатлары Советының Әлшәй башкарма комитетын җитәкли. 2006 елда аңа «Әлшәй районының шәрәфле шәхесе» исеме бирелде. 90нчы еллар ахырыннан 2019 елга кадәр Ветераннар советын җитәкли.

Тормыш иптәше Зөбәрҗәт Сагарьяровна белән алар 66 елдан артык бергә яшәгән.

Үзенең бер интервьюсында Ләйсән Үтәшева Раевкада әбисе һәм бабасы янына еш кайтуын әйтте. Һәм аларның йортын үзенең көч урыны дип атады.

Солтангәрәй Кирәев туган авылында җирләнәчәк.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: