Башка уку йортларыннан лекцияләр укырга педагоглар чакыру гадәте бар иде ул чорда. Шактый фәһемле, һәрьяклап кызыклы, мавыктыргыч гамәл. Студент халкы өчен дә, укытучыларга да. Көннәрнең берсендә аудиториягә урта яшьләрдәге, какча гына гәүдәле, ыспай-гади киемдәге ханым килеп керде. Үзе белән таныштырды, лекция укылачак фән турында кыскача сөйләп үтте. Конспектларны үтә җентекле-эзлекле, барлык игътибарны туплап теркәп барырга кирәклегенә басым ясады. “Бездә мондый дәреслекләр юк дәрәҗәсендә, шуңа эзләп тә маташмагыз, имтиханда фәкать лекцияләр буенча сораячакмын”, – дип кисәтте. Әйткәндәй, аудитория, башлыча, кызлардан тора, тәртип-мазар урнаштыру хакында сүз йөртәсе юк, мәктәп яшеннән чыкканбыз лабаса!
Хәер, киртәләрсез булмый икән барыбер. Төркемдәге берничә “тәти” егет тәүдә үк эшне боза язды. Нилектәндер, лектор ханымны өнәмәделәр. Заманча әйтсәк, “мажорлар” рәтеннән иде ул егетләр. Ягъни шактый хәлле, дәрәҗәле ата-ана балалары. Баш текә, борын югары, “гадирәк”ләргә өстән аска масаючан-мыскыллы караш ташлаулы, дигәндәй. Гәрчә белем ягы ифрат такыр булса да...
Шулай итеп, кызлар дикъкать белән тыңлый, тырышып конспект яза. Тегеләрнең исә уйларында да юк, үзара нидер сөйләшәләр, көлешәләр, тәнәфес вакытымыни! Өстәвенә, яңа педагогны энәсеннән җебенә кадәр тикшерәләр. Киеме, килеш-килбәте, хәтта ки талчыккан йөзенә салынган макияжына хәтле үзләренчә “бәһа” бирәләр. Курыкмыйлар, чөнки беләләр – әти-әниләренең сүзе теләсә кайда үтәрлек, якларлык, өркеп-каушап торасы юк.
Ярый, дәресләр шулай уза торды. Мөгаллимә ханым бик тә гыйлемле, үз фәнен тирәнтен белә, кызыклы, җиренә җиткереп аңлата. Теләсә кемне җәлеп итәрлек, кыскасы. Әмма “аксөяк” егетләрне түгел. Иң аянычы – үзләре тыңламаган гына җитмәгән, башкаларга да комачаулыйлар! Кызлар аңлатып та карый ахмакларга, үгетлиләр дә, “ошамаса, бөтенләй кермәгез лекциягә”, диләр. Юк, колакларына да элмиләр, киресенчә, шашканнан шашалар.
Лектор ханым, ни гаҗәп, үтә сабыр-тыйнак булып чыкты, тавышын да күтәрми, ара-тирә йөзе генә я агарып, я кызарып китә... “Батырлар” исә ифрат түзем укытучыны ничек тә чыгырыннан чыгарырга, еламсыратырга тырыша. Тинтәкләрчә хихылдау-кеткелдәүләр, тамак кырулар, тозсыз шаяртулар дәвам итә. Аптыраган, кем әйтмешли.
Ниһаять, төркемдәгеләр деканатка барырга карар кылды. Укырга, имтиханга ныклап әзерләнергә кирәк ич, ниндидер ахмаклар аркасында стипендиясез каласы килми!
Хәер, мөрәҗәгать итәргә туры килмәде деканатка. Нокта үзеннән-үзе куелды. Көннәрнең берсендә “егет асыллары” тәмам ычкынды. “Спектакль”не ахырынача уйнап җиткерергә иде ниятләре. Бәй, шулай булмый ни, имтиханнарга вакыт аз калып бара, ашыгырга, бите тигезле-тигезсез акшарланган, арзан костюм кигән педагог кисәгенә сабак укытырга кирәк тә инде! Күрсеннәр барысы да егетләрнең шәплеген!
Ни гаҗәп, бу юлы лектор ханым эшнең кайсы якка авышканын сизендеме, талгын гына сөйләвеннән кинәт туктап калды, “кәмитчеләргә” үткер караш ташлады. “Әфәнделәр, – диде әкрен генә, – имтиханда очрашырбыз”. Аудиториядә авыр тынлык урнашты... Тегеләр дә аптырашта иде әлеге мизгелләрдә. Алар уйлаганча барып чыкмады бит! Таштандыр, валлаһи, бу хатынның йөрәге... Сынау көннәре дә килеп җитте. “Дүртле-бишлеләр” байтак куелды мөгаллимә тарафыннан. Ныкышмалы, җитди әзерләнгәннәр, шөкер, лаеклы бәясен алды. Егетләребезгә килгәндә... Сүзендә торды ханым, каты сынау тотты. Юньләп дәрес тыңламаган, конспект мазар язып җәфаланмаган студент хәлен күзаллыйсыздыр. Ниндидер чыганаклар буенча әзерләнеп маташканнар, әлбәттә, тик бушка. Куелган сорауларга төпле җавап бирә алмаганнар.
Арытаба педагог ханым артыннан җитәрлек чапты кичәге “геройлар”. Гафу үтенергә, гаепләрен танырга да мәҗбүр булдылар. Тик юкка... Ахыр чиктә, эшкә дәрәҗәле ата-ана, таныш-белешләр керешкән. “Каты бәгырьле” лекторны деканатка да чакыртканнар: “Өчле” куегыз инде шул тинтәкләргә, гомерлек сабак алдылар бит инде”, – дип үгетләгәннәр. Дөрестерме-юктырмы, янаганнар, кисәткәннәр дә хәтта, диделәр. Әмма корыч ихтыярлы ханым бирешмәгән. “Яхшылап әзерләнсеннәр, сорауларга тиешле җавап бирсәләр, куярмын”, дигән, шуның белән бетте-китте!
Кайсыдыр дуслары кызганган шулай да, конспектын биргән бахырларга. Ятлаганнар, нишләсеннәр. Ниһаять, уңай билге алып, иркен тын алганнар. Менә шулай. Ярыйсы ачы сабак тәмләтте тормыш дигәнең егеткәйләргә.
Ә инде мөгаллимәгә килгәндә – әфарин, ихлас алкышлаулар! Чын-чынлап ихтирам, соклану хисе уятты ул күңелләрдә. Әле дә онытылмый, күпләребезгә үрнәк булып тора. Тәкәббер-һавалы буш куыкларга гына түгел, һәммәбезгә бирде ул акыллы сабагын. Киртәләр алдында каушап-югалып калмаска, сыгылмаска-сынмаска, үз-үзеңә, намусыңа хыянәт итмәскә! Чын күңелдән рәхмәт Сезгә, хөрмәтле остазыбыз!
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.