Корбаннар саны җиде кешегә кадәр арткан, алар арасында ике бала да бар. Һәлак булучыларның өчесен ачыклаганнар: Евгения Нестерюк, Кристина һәм Равил Вәлиуллин.
Ирле-хатынлы Вәлиуллиннар Татарстанның Урыссу шәһәреннән табиблар булып чыкты. 38 яшьлек педиатр Кристина Башкортстанның Борай районында туган. Ул Ижау медакадемиясен тәмамлаган һәм БДМУда квалификация күтәрү курсларын узган. Аның 41 яшьлек ире Равил - анестезиолог-реаниматолог. Алар белән ике кызлары да булган, балалар исән, дип хәбәр ителә.
27 март иртәсендә «Синдбад» батискафында йөреп кайтырга 45 турист юллана, алар - нигездә, русиялеләр. Судно 10. 00 сәгатьтә ярдан 1 чакрымда баткан. Бортта булганнарның күбесе коткарылган. Һәлакәтнең сәбәбе әлегә әйтелми.
Фото:ВКонтакте Кристина Валиуллина