SHOT хәбәр иткәнчә, Мисыр хакимияте ашыгыч рәвештә һәлак булганнарның исемнәрен бутаган. Чынлыкта 38 яшьлек Кристина исән, аның ике кызы-шулай ук. Корбаннар арасында аның ире - 41 яшьлек анестезиолог-реаниматолог Равил Вәлиуллин.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 27 март иртәсендә «Синдбад» батискафында йөрергә 45 турист киткән, нигездә русиялеләр. Судно ярдан 1 чакрымда баткан. Бортта булганнарның күбесе коткарылган.