Коткаручылар ачыклаганча, тончыккан малайны балалар күргән. Алар ярдәмгә чакырган, һәм үтеп баручы кеше баланы судан тартып чыгарып, әнисенә тапшырган.
Анысы ашыгыч ярдәмне көтеп тормаган һәм баланы үзе дәвалау учреждениесенә алып киткән. Баланы авыр хәлдә дәваханәгә салганнар.
Коткаручының исеме Данис Имаметдинов, дип белдерәләр МЧСта.
Фото: МЧС России