+19 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 Апреля 2025, 02:05

Айсылу яңа кияү тапкан

Җырчы Айсылу Чижевская-Мингалим бер шоумен белән яши башлаган.

Айсылу яңа кияү тапканАйсылу яңа кияү тапкан
Айсылу яңа кияү тапкан

Ул киң билгеле «Дом-2» катнашучысы Гоген Солнцев. Шулай ук карт хатыннар яратучы да. 

Үзенең шәхси блогында Гоген күпсанлы имеш-мимешләргә сәбәп булган артистка белән фотография бастырган.

Исегезгә булса, Айсылу Чижевская-Мингалим 53 яшендә уллыкка алган егеткә кияүгә чыгып, аерылды, һәм бу вакыйгалар җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды. Айсылу үзенә шуның белән шактый пиар ясады һәм танылды.

Хәзер Айсылуның яңа мәхәббәте бар – Гоген Солнцев. Егет инде матур-матур фотолар куя башлаган. "Кадерлем, тормышымның бик катлаулы чорында янымда булуың һәм ярдәм итүең өчен рәхмәт. Сиңа чиксез рәхмәтлемен. Авырлыклар аша бергә генә үтәрбез", - дип язган ул.

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас