+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 апрель 2025, 08:10

Пенсионерны өч ай эзләгәннәр

Башкортстанның Югары суды үзенең картәнисен үтергән һәм гәүдәсен суыткыч камерасына яшергән иргә хөкем карары чыгарды.

Пенсионерны өч ай эзләгәннәрПенсионерны өч ай эзләгәннәр
Пенсионерны өч ай эзләгәннәр
Коточкыч хәл 2023 елның июлендә булды. 86 яшьлек сукыр картәнисе белән конфликт вакытында исерек оныгы аны каты кыйный һәм буып үтерә. Җинаять эзләрен яшерергә теләп, ул мәетне туңдыргычка тыгып кача. Пенсионер өч айдан артык хәбәрсез югалган булып саналган.

Бу бәндәне Уфада 2023 елның октябрендә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Җинаятьче үз гаебен танымаган. Аны 15 ел һәм 1 айга катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр.

Фотио: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас