Ул 23 яшьлек егет булып чыккан.
Республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов сүзләренчә, машина йөртүче 50 яшьлек ир-атка бәрелгән һәм вакыйга урыныннан качкан. Алынган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә җәяүле вафат булган.
Авариядә гаепле кеше сөйләгәнчә, ул "Lada Granta" автомобилендә Магнитогорскидан Целинный авылына барган. Ниндидер мизгелдә ул юлда яткан җәяүлене таптаткан һәм, куркып, китеп барган. Аннары ул зыян күрүченең хәле турында белергә әйләнеп килгән һәм полиция чакырткан.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Фото: "ГАИ по РБ"