Кайсы гына бала әкият тыңларга яратмый икән?.. Үскән чакта, билгеле, әниләрнең безгә әкият сөйләп утырырга вакыты юк иде. Эштән кайталар да абзар тулы мал-туарны, кош-кортны карарга ашыгалар. Безнең киемнәрне дә әлеге кебек “автомат” машина юмый. Шимбә көнне мунча керсәк, якшәмбе – кер юу көне. Ә менә картәниләр бөтенләй башка төрле. Шуңа да без картәниләр белән бик якын булганбыздыр.
Минем дә зур әнкәй (безнең якта картәниләрне шулай атыйлар) безгә янәшә урамда гына яши иде. Вакыт булган саен зур әнкәй белән зур әткәй янына барабыз. Ә җәен башка оныклары да җыела. Зур әнкәй йоклар өчен безгә идәнгә урын җәя, чөнки без күп. Утны сүндергәч, безгә кызыклы хәлләр турында сөйли башлый. Аның сөйләгәннәреннән без юрганны өскәрәк тартабыз, аякларны бөкләп, эчкәрәк керәбез. Шулкадәр кызык, мавыктыргыч итеп сөйли белә иде үзе. Ә иң кызыгы – икенче көнне. “Әнкәй, әйдә тышка чыгып керик әле, куркам”, – дип, апам белән бер-бер артлы әни янына киләбез. Чөнки кичә зур әнкәй сөйләгәннәр һаман башта чуала.
Хәер, безнең зур әнкәй генә түгел, башка әбиләр дә шундый иде.
Кичләрен күрше әби белән капка төбендә утырырга ярата идек. Башка әбиләр дә яныбызга килә. Алар төрле хәлләр турында сөйләшеп утыралар. Ә миңа аларны тыңлап утыру кызык.
Берсендә болар да җеннәр күрү турында сөйләшә башладылар. Шунда берсе: “Җеннәрне күргәнем юк, әмма аларның барлыгын һәм Аллаһның кодрәтен беләм”, – диде. Менә шул күрше әбинең сөйләгәне истә калган, шуны бәян итәсем килә. Аның сөйләве буенча язам.
“Мин яшьли ятим калдым. Мине 15 яшьтән үземнән 7 яшькә олы егеткә кияүгә бирделәр. Әйбәт кенә яшәп киттек. Иремнең гаиләсенең тавыклары, сыеры бар иде. Хуҗалыкта кул арасына кереп эшләп киттем. Берничә ел бик тату яшәдек. Бер көнне ирем лаякыл исереп кайтты һәм мине кыйнады. Бер атна аякка баса алмадым, колхозга да эшкә чыга алмадым. Берничә ай эчми тора да тагын шулай эчеп кайтып, кыйный.
Шулай 8 ел үтеп китте. Ике кыз бала тудырдым. Ирем мине шулай еш кыйнаганлыктан, өч тапкыр тумаган да балаларымны югалттым.
Бераздан иремнең колхозда эшлисе килми башлады. Көн дә исерек, көн дә кыйный. Кеше белмәсен дип, йөзгә сукмый, ә тәнемне төя генә.
Берсендә эштән кайтты да кулына дилбегә тотып, мине көтеп утыра. Балалар йоклый иде инде. Шуның белән кыйнады. Мин аңны югалтканмын. Аңыма килгәндә лычма суда ята идем. Мине аңга китерергә су сипкән булгандыр инде. Тордым. Үзе өйдә юк. Чыгып киткән. Мин сызлануларга чыдый алмый елыйм. Юк, башка болай яши алмыйм, дип дилбегәне алдым да, абзарга асылынырга чыгып киттем.
Буем кыска булганлыктан, элгән дилбегәгә асылынырга буем җитми бит. Аяк астына нәрсә куярга да белмим. Ишек алдына чыгып киттем. Ә анда таш ята. Күтәрә алмадым. Кире кердем абзарга. Ни күзем белән күрим – минем бау турысына бүкән куйганнар. Кем куйган аны? Менеп бастым, бауны муенга салдым да: “Хуш, якты дөнья, хушыгыз, балаларым”, – дидем.
Шулвакыт кинәт бөтен тәннән ут үткән кебек булды. Балаларны кемгә калдырам соң мин? Бауны муеннан салдырдым, ә бүкәннән төшә алмыйм бит. Аякларны кемдер тотып торган төсле. Догаларымны укымакчы булам – авызымны ача алмыйм. Эчтән генә укый башладым. Аннан сизәм – әкрен генә аякларымны ычкындыралар. Инде догаларымны кычкырып укый башладым. Бераздан үз хәлемә килдем. Шулвакыт абзар артында нидер килеп төште. Мин бүкәннән төшеп өйгә йөгердем. Кердем дә елап утырам. Бераздан кемдер тәрәзәгә шакый башлады. Карыйм – бер кеше юк. Тәрәзә яныннан китәм – тагын шакыйлар. Йоклап яткан балаларымны алдым да, күршеләргә кереп киттем.
Иртән күршеләр мулла чакыртып, мине өшкерделәр. Мулла өйгә кереп дога укып чыкты. Ирем белән яхшылап сөйләште. Ул бераз акылга утырды, кыйнаулары сирәгәйде. Аннан соң 2 елдан суык тидереп, авырып, үлеп китте. Ул үлгәч, тормышым алга таба китте. Баларымны үстереп, кияүгә бирдем. Оныкларымны сөеп, тыныч кына яшәп ятам хәзер. Үзегез күреп торасыз”, – дип сөйләвен тәмамлады ул.
Әбинең оныкларын мин дә белә идем. Чыннан да, бик яхшы кызлар үстерде ул. Оныклары да акыллылар. Үзен дә бөтен авыл халкы хөрмәт итә иде. Ачык, якты йөзле, изге күңелле булып истә калган ул. Уйлап карасаң, никадәр михнәтләр күреп тә үзгәрмәгән. Мондый авыл әбиләре һәркайсыбызның күңелендә сакланадыр.
Чыннан да, параллель дөньяның барлыгына ышанмау мөмкин түгел. Һәркем тормышында ниндидер акылга сыймаган хәлләр белән очрашканы бардыр. Әйе, бу дөньяның сере әле ачылып бетмәгән.
Гөлия Гәрәева.