Уфаның Интернациональ урамындагы торак йортта урнашкан фатирда бер кеше үлеп яткан. Әмма чит фатирга милекче рөхсәтеннән башка керү җиңел түгел. Социаль челтәрләрдә аноним хәбәр иткәнчә, андагы халыкка ишекне ачтыруга рөхсәт алу өчен прокуратурага гариза язарга туры килгән. Ниһаять, ишекне ачкач, бинада үле бабайны тапканнар.
Карт фатирда ике атна чамасы яткан. Әгәр анда яшәүчеләрнең үҗәтлеге булмаса, ул анда тагын күпме ятар иде, билгесез.
Мәрхүмнең тәнендә криминаль характердагы эзләр табылмаган. Мөгаен, ул табигый үлем белән вафат булгандыр.
Фото: башинформ