Иҗат өлкәсендә эшләүче бер дустым бар минем. Кайчан гына очрашмыйк, кәефе яхшы. Көләргә ашыкмагыз, хатын-кыз ул. “Кәефе яхшы” диюем дә, кыек-мыек, урап-борып, сирәкләр генә аңлый торган эзоп теле белән, боргалап-сыргалап әйтүем түгел, пеп-перәме, туп-туры мәгънәсендә. Борчулары, каршылыклар, проблемалары булганда, кәефе икеләтә яхшыра.
“Вәт, әйттең!” – дип уйлап куючылар да булыр. Янәсе, кайда мантыйк? Проблемалары булган чакта кешенең кәефе нишләп күтәренке булсын да, шуның өстенә, елмаеп та торсын, имеш. Таныш-белешеңнең башындагы “шөреп”ләре бушаган, ягъни, урысчалап әйткәндә, “не все дома”, татарчага тәрҗемә итсәк, “бертөрлерәк”, һич тә булмаса, башын бик оста итеп сантыйга сала белә, дип уйлап куярсыз бу юлларны укыгач.
Юк! Һәм мең дә бер тапкыр юк! Безнең һәм сезнең кебек төп-төгәл, ягъни, бер дигән кеше. Бөтен аерма шунда ки, ул үзенә карата кылынган явызлыкларны яки аяк чалучыларны, өстеннән әләк-шикаять язучыларны башкачарак кабул итә. Ягъни мәсәлән, болайрак.
Өченче ел театрда очраштык. “Берәү редакциядә эшләгән хезмәткәргә минем әйберләремне бастырма дип киңәш иткән әле”, – дигән хәбәре белән бүлеште ул. Үзе рәхәтләнеп көлә.
– Тәүбә, ул бәндәгә син нинди начарлык эшләдең соң?
– Киресенчә, мин аңа яхшылыктан башка бер гамәл дә кылганым булмады. Ярый, башны ташка орып булмый инде, ул бит хәзер вазыйфалы эштә, аның сүзе үтә. Очраганда рәхмәт әйтеп китәрмен әле.
– Мин булсам, битенә төкерер идем!
– Ни өчен? Әдәби конкурс лауреаты ясады бит ул мине!
– Һич аңламыйм...
Шунда танышым, кулы белән өскә ишарә ясады да: “Тигезли! Бер яктан җәбер була икән, икенче яктан рәхмәтен җибәрә!” – дип өстәп куйды.
Үткән ел уртак танышыбызның юбилей кичәсендә урыннарыбыз янәшә туры килде. Хәл-әхвәл сорашканда: “И-и бер кызык булды әле, – дип сөйләп китте ул. Министрлык Мактау кәгазен бирергә торганда, мине шәхсән һәм иҗатымны белмәгән кеше каршы төшкән. Иҗаты белән таныш түгелмен, иртәрәк түгелме бу бүләк дип, башкаларны да үзе артыннан иярткән”. Гадәттәгечә, үзе елмая.
– Синең гөрләп торган иҗатың белән таныш булмагач, министрлыкта утырырга да тиеш түгел, ләбаса! Күңелсез хәл килеп чыккан икән.
Шунда танышым, кулы белән өскә ишарә ясады: “Тигезли! Бер яктан җәбер була икән, икенче яктан рәхмәтен җибәрә!” – дип өстәп куйды.
– Шулай булсын инде. Югыйсә, сине бит халык ярата, язганнарың укымлы.
– Әйе, бәяне алар бирә инде. Мактау кәгазе бирмәделәр дип кенә мин язудан да, халык белән аралашудан да туктамыйм бит инде. Әйткәндәй, Мактау кәгазеннән дә югарырак бүләккә тәкъдим иткәннәр дигән хәбәр алдым. Алдагы атнада тапшырачаклар.
Нәрсә диләр әле? Эт өреп тора, бүре йөреп тора. Бик дөрес, шулай бит?!
Тагын бер очракны сөйләп китмәсәм, язганым түгәрәкләнмәс.
Беркөнне эштән чыккач, җәяүләп кенә атларга уйладым. Көн бигрәк матур, эштән соң аяклар да язылсын, димен. Ун-унбиш минут вакыт чамасы барганнан соң, язучы ханымның номерыннан телефонга шалтырату килде. “Әйдә, илтеп куям, алдагы тукталышка кадәр атла”, – диде дә трубканы куйды. Тукталышка бер минутлык кына юл калган иде, бик тиз очраштык. Ак иномаркага утыргач та, үз күзләремә ышанмый торам әле. Әле үткән очрашканда гына иң гади машинаның хуҗабикәсе иде. Анысы да әтисеннән калганы. “Котлыйм, игелеген күр!” – диясе телем, үземә дә сиздерми: “Нинди акчага мондый кыйммәтле машина алып өлгердең, кредитка чумдыңмы?” – дип әйтеп ташлады.
Әлеге дә баягы елмая танышым:
– Бәндә хурлый, Аллаһ зурлый. Исеңдәме, ел башында билгеле җыр конкурсы булып узган иде. Жюри минем сүзләргә язылган җырны беренче урынга чыгарган. Тамаша булырга бер көн кала, оештыручылар: “Килеп йөрмәгез, сезнең сүзләргә язылган җыр алып ташлан-ды”, – дигән хәбәр җиткерде. Жюри нигә кирәк булды икән, барысы да оештыручылар кулында булгач, дигән уй башка керсә дә, и сөендем инде! Димәк, миңа икенче җирдән, моңардан да зуррак бүләк булачак! Шулай булып чыкты да. Икенче көнне, илле сумга тиз уйната торган лотерея сатып алган идем... Менә нәтиҗәсендә үзең китеп барасың. Отыш тагын бер яхшы фатир сатып алырга да җитте.
Гадәттәгечә, кулы белән өскә ишарә ясады: “Тигезли! Бер яктан җәбер була икән, икенче яктан рәхмәтен җибәрә!” – дип өстәп куйды.
Мин авызымны күпме ачып барганмындыр, хәтерләмим, әмма әле дә һушка килә алмыйм.
Әйтәсе килгәнем шул. Керәсе ризык авызны ертып керә, ди, олылар. Хак сүзләр. Кайберәүләр көнләшүдән көндәшләрен тере килеш җиргә дә күмәр иде. Тик бу язмамны укыгач, бәлки уйланырлар. Бәй, сез начарлык эшләгән саен, билгеле бер көчләр рәнҗетелгән кешене үз канаты астына ала ич! Исемнәрен генә түгел, үзләрен дә мәңгеләштерергә күп сорамас. Булмас димә!
Люция Әблиева.