+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 апрель 2025, 09:10

Алданудан таксист коткарган

Уфада уяу таксист 79 яшьлек пассажирны мошенниклардан коткарган.

Алданудан таксист коткарганАлданудан таксист коткарган
Алданудан таксист коткарган

Бу хатын таксида утырганда телефоннан сөйләшкән. Игътибарлы йөртүче, клиентының мошенниклар белән аралашуын аңлаган һәм пассажирны полиция бүлегенә илткән.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 7нче полиция бүлегендә өлкән яшьтәге хатын аңа билгесез кеше шалтыратуы һәм 10 мең сум күләмендә «тиешле пенсия түләү» турында хәбәр итүе турында сөйләгән. Аны алу өчен пенсионерга паспорт белән банкка барырга кирәк була.

Аферистлар аңа такси чакырткан, ләкин машина йөртүченең уяулыгын исәпкә алмаган. Заказга килгән ир шундук клиентның дулкынлануын һәм гел кем беләндер телефон аша элемтәдә торуын аңлаган. Әңгәмә буенча ул хатынны мошенниклар алдарга тырышуын аңлаган. Шул вакыт водитель Айгиз Нәфыйков машинаны туктаткан һәм клиентка аның мошенниклар белән сөйләшүен аңлаткан, аннары полиция бүлегенә илткән.

Якын арада Уфа полицейскийлары Айгиз Айдар улына актив гражданлык позициясе һәм гражданнарга битараф булмаган мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерәчәк.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас