Бабай бу кадәрене күтәрә алмый вафат булган.
Ирле-хатынлы Михайловлар ярты ел нормаль купюралар урынына ялган акча алганнар. Дөреслек 83 яшьлек Александр Андреевич банкка коммуналка өчен түләргә килгәч калкып чыккан. Өлкән яшьтәге парның туганнары сүзләренчә, тикшерү алты ай дәвам иткән, ә аннары гаиләгә эш туктатылган дип әйткәннәр. Шуннан соң Александр Андреевич инсульт кичергән, тәненең яртысы параличланган. Бүген оныгы бабайның вафат булуын хәбәр иткән.
Приколлар банкы акчасын пенсионерларга хат ташучы да бирергә мөмкин. Түләүләрне почта хезмәткәрләре китергән, диләр. Бер тапкыр Александр гадәти булмаган банкнотларны күргән, ләкин почтальон хатын-кыз аларның бары тик яңа булуын әйткән...