+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 апрель 2025, 02:15

Пенсияләрен ялган акча белән түләгәннәр

Стәрлетамакта яшәүче өлкән яшьтәге ир белән хатын берничә ай буе пенсияләрен приколлар банкы билетлары белән алып яткан.

Пенсияләрен ялган акча белән түләгәннәрПенсияләрен ялган акча белән түләгәннәр
Пенсияләрен ялган акча белән түләгәннәр
Җинаятьче ялган купюраларны чын купюралар белән буташтырган. Билгеле булганча, пенсионерлар акчаны җыйган һәм алмаштыруны шундук сизмәгән.

Ялганны банкта "таныганнар". Анда бабай торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә киткән. Өйдәге 298 мең сумның 201е ялган булуы ачыкланган.

Пенсионерларны тикшерүне туктатулары турындагы хәбәр куркыткан, кайгысыннан бабайга инсульт булган, ярты гәүдәсен паралич суккан. Тик Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә бу мәгълүматны кире кактылар.

«Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әле хокук сакчылары бу җинаятьне кылган кешене ачыклау өчен оператив-эзләү чараларын дәвам итә, дип шәрехләделәр ведомствода.

фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас