

Фәһимә Миңнулла кызы 1927 елның 27 июлендә Никифар авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
Инде колхозлар оешып, тормыш җайланды гына дигәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әле 14 яше чак тулып килгән Фәһимә апа өлкән яшьтәге хатын-кызлар белән колхоз эшенә җигелә. Чөнки авылдагы барлык ирләр, егетләр, техника, атлар сугышка китә. Авылда колхозны таратмыйча саклап калу хатын-кызлар һәм бала-чага, үсмерләр җилкәсенә ята.
Ул чорда колхозда ашлык кына түгел, яшелчә үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Дим тугайларына якын яланда колхозның яшелчә бакчасы була. Анда кавын, карбыз, кәбестә, кишер, кыяр, помидор һәм кызыл чөгендер үстерәләр. Ә бу яшелчәләр җәй буе тәрбия таләп итә. Шул бакчада эшли Фәһимә.
Җәй буе яшелчәләрне сугару, утау, өлгергәннәрен җыеп хөкүмәткә тапшыру — барысы да кул көче белән башкарыла. Иртә таңнан кич караңгы төшкәнче шул бакчада эшли алар. Эшләгән өчен хет икмәк бирсәләр икән! Юк шул. Төш вакыты җитүгә эшчеләргә кашыклап алабута оны тараталар. Олы апалар аны өйдәге балалары өчен сакласа, яшь кызлар учак ягып, суга кәбестә яфраклары һәм шушы онны салып шулпа пешереп, тамак ялгыйлар. Бу эш бригадир күрмәгәндә генә эшләнә. Чөнки ул күрсә — кәбестәгә үсәргә бирмисез, дип сүгә, ә колхоз рәисе пешергән шулпаларын түгеп тә китә. Хәтта көненә бер кыяр өзеп ашарга да рөхсәт итмиләр!
Никадәр авыр булса да, еллар үтә тора. Сугыш тәмамлана. Тормыш җиңеләя төшә. 1952 елда Фәһимә апа шушы авылда туып-үскән Рафаил белән гаилә кора. Икәүләп өч малайга, ике кызга гомер бирәләр, аларны үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Укыталар, белем алырга ярдәмләшәләр. Балалар бүген барысы да үз гаиләләре белән яши. Рафаил абзый 30 ел элек гүр иясе булган.
Күп еллар инде Фәһимә апа хаклы ялда. Аның авыр елларда хезмәт салганын хөкүмәт онытмый, ул “Почет билгесе” ордены, башка бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Бүген Фәһимә апа ялгызы яшәсә дә, балалары көн дә хәлен белеп тора. Әле аңа беркем дә 97 яшь бирми. Аңа сәламәтлек, озын гомер теләп, 100 яшьлек юбилеен да күрергә насыйп булсын, дибез.
Фуат Мусин.
Әлшәй районы,
Никифар авылы.