Иртән Кыйгазыга юл тоттык. Авыл урамыннан барабыз. Кеше очрамый. Шактый баргач, бер апа күзгә чалынды. Аннан теге хатынның кайда яшәвен сорадык.
– Ул авырый хәзер. Нәрсә югалттыгыз? – диде апа.
– Бозаулар югалды... Бер түгел, ике баш...
– Керегез, үзем әйтеп җибәрермен. Мал булгач, карыйм, – дип, безне өенә чакырды.
Без өйгә үттек. Бу – Вәһимә апа иде.
– Авылыгызда күпер бармы, су агып ятамы? Сумы, күпер ашамы чыкканнар. Кеше кулы тимәгән. Адашканнар. Бер казенный ир кеше дә эзли. Сөенче аласы килә. Бер хатын күреп йөри бит бозауларыгызны. Нишләптер, әйтми. Караңгы урында яталар. Агач төбе кебек тә, чокыр сыман да урын. Табасыз. Үзегезгә язган маллар! – дип сүзен тәмамлады Вәһимә апа.
Безнең капка алдыннан Кече Мата елгасы ага, күпере дә бар. Әни, күпер аша чыгарып, бозауларны авыл башына куган. Энем белән әни Вәһимә апа аңлаткан урынга юлланалар. Яшел костюмлы урманчыны күрәләр. Казенный ир дигәне ул булып чыга. Ул да урман эчендә искә алып йөрүен, бозауларны очратмавын әйтә. Авыл читендәге йортта яшәүче Мәэлүфә әбинең кече кызы Гөлзимә апа әрәмәдән көянтә-чиләкләп су алып кайтып килә.
– Нәрсә эзлисез, Рәсимә апа? – дип сорый.
– Бозауларыбыз юк, дүрт көн инде, – диләр.
– Алар көн дә безнең бакча буенда үлән ашап йөри дә кичкә юк булалар. Сезнекеләр инде алайса. Әрәмәлектән эзләгез, – ди.
Күңелләренә җылы йөгергәч, әни бозауларга “Ромашка, Ромашка, килегез, кил!” дип, кушаматларын кычкыра-кычкыра баралар. Әнинең тавышын танып, бозаулар тавыш бирә. “Кичү” дип йөрткән урында, ауган шомырт кәүсәсе төбендә ятып, җирне тигезләп бетергәннәр. Ике бозау да, кычкыра-кычкыра, әнигә каршы йөгерә...
Вәһимә апага рәхмәт әйтергә баргач, аның кулларының да шифалы булуын белдек. “Миңа тагын киләсез әле”, – дип калды. Юлыбыз аннан соң да бу апага төшкәләде. Аның кулларының шифасын, Коръән сүрәләре, догалары тәэсирен тойдык.
Очрашып торсак та, Вәһимә апаның тормыш юлы белән бер дә кызыксынмаган идем. Соңгы баруда ризалыгын алып, “Кызыл таң” гәзите өчен үткәннәрен сорашып язып алдым.
***
Сугыш чоры баласы ул. Әтисе Гайнелҗан уң кулбашына сугыш яланында зур яра алып демобилицияләнә. Лотфикамал белән Гайнелҗан гаиләсендәге өч бала сабый чакларында ук авырып вафат була. Соңрак туган Гафур, Муллаян, Мауа, Фәсимә, Муллахан, Вәһимә, Кадим, Нурихан, Мәүлидинә, Ралия, Венера, Рәҗәп исемле ул һәм кызларын ир белән хатын үстереп, аякка бастыралар. Әлеге вакытта дүртесе исән.
Ата-ана кәлҗемә юнәтеп булса да балаларын ачлыктан саклап кала. Мал-туарны күпләп асрарга рөхсәт булмый. Ярый әле сугыш ветераннарына ат асрарга рөхсәт бирәләр. Гаилә ат сатып алып яши башлагач, “күзләре ачыла”.
Вәһимәгә унҗиде яшь тула. Донецкига барып урнашкан Муллаян абыйсы үзе янына килергә чакырып хат яза.
– Абый янына барырга җыенганымны белгәч, әти солдат каешы белән җиде тапкыр сукты. “Урысча да юньле-рәтле белмисең бит”, – дип ризалыгын бирмәде. Әни уч төбенә сыярлык ипи кисәген үзе тегеп биргән сумка төбенә салып, зур юлга озатты. Юлга җитәрлек акчаны кайлардан юнәткәндер, белмим...
Муллаян абыйсы ничек килергә юлны сызымнар сызып, аңлатып яза.
Абыйсы белән җиңгәсе каршы алалар. “Ничек килеп җитә алдың?”– диләр, аптырап. “Син җибәргән сызым буенча килдем”, – ди.
Бер атна яшәгәч, кирпеч заводына эшкә керә. Көче ташып торган Вәһимә берничә кеше нормасын үти. Аннары җиңгәчәсе Тоня ярдәме белән троллейбус кондукторы булып урнаша. Тулай торакта яши башлый.
Көннәрнең берсендә троллейбуска яшь ир керә дә Вәһимә янәшәсендәге урынга утыра. Икенче тукталышта вагонга янә бер пар керә. Олы гына яшьтәге ир белән хатын да кондуктор Вәһимәгә якынрак утыралар. Яшь ир:
– Сәетхан, бу безнең халык түгел микән? – дип, Вәһимәгә күрсәтеп, кычкырып әйтеп сала.
Сәетхан хатыны Мәүлидә белән, икесе беравыздан:
– Татар кызы, – диләр.
Егет икенче көнне дә вагонга керә.
– Мин дә Башкортстаннанмын, – ди кызга.
Вәһимәнең сер бирәсе килми:
– Ты, татарин, чекнутый что ли? – ди. Шактый шомарып алган, үз-үзенә ышанычы арткан авыл кызы югалып калмый, кыю сөйләшә. Егет өченче көнне дә кызга татарча дәшеп карый. Вәһимә дәшми. Чираттагы тукталышны игълан иткәндә “Автомагазин” диясе урынга үзеннән-үзе “Автомаһазин” дип әйтеп сала Вәһимә. Моны ишеткән егет Сәетханга: “Ул хохлушка”, – ди.
Алдагы иртәдә Мәүлидә белән Сәетхан тагын троллейбуска керәләр. Теге егетне дә иярткәннәр. Егет Миндиян исемле була. Башкортстаннан. Армиядә Донбасста хезмәт иткән дә хезмәтеннән соң шахтада эшкә калган. Сәетхан белән бергә эшлиләр. Ә Мәүлидә белән Сәетхан инде кырык ел Донбасста яшиләр икән. Татарча чиста сөйләшәләр.
Алар Вәһимәне Миндиян белән якыннан таныштыралар. Егет Мәчетле районыннан була. Вәһимә егет белән очраша башлый. Дүрт ай йөргәч, өйләнешәләр. Вәһимәгә унсигез яше тулгач, ит комбинатында директор булып эшләүче Муллаян абыйсы паспорт алып бирә.
Яшь гаилә фатирда яши. Уллары Рифат туа. Миндиянның өлкән яшьтәге анасы: “Чирлим, кайт”, – дип улын чакырып хат яза. Биш тонналы контейнерга әйберләрен төяп кайтаралар. Аннары хатыны, баласы белән үзе дә авылга кайта Миндиян. Тик... анда бала белән Вәһимә сыена алмый.
Миндиянны укырга җибәргәч, әнисенә шалтыратып хәлен сөйли дә, сабыен, алмаш киемнәрен генә алып, Вәһимә үз авылына кайта. Яшь хатын, Иглинда сатучылар курсларында укып кайтып, авыл кибетендә сатучы булып эшли башлый. Миндиян хатлар яза, кире Донецкига юллана, Вәһимәне дә чакыра. Вәһимә бармый, унбиш ел авылда сатучы булып эшли.
“Вперед” колхозына склад мөдире итеп эшкә чакыргач, шунда бара Вәһимә. Туганнары “Райсельхозтехника” берләшмәсендә баш инженер булып эшләүче Рамазанга димлиләр. Кавыша Вәһимә Рамазан белән. Унсигез ел тату гомер кичерәләр.
– Акыллы, әйбәт кеше иде. Егерме биш ел элек өч ай эчендә өч инфаркт үткәреп, вафат булды. Унбиш ел элек бердәнбер улым Рифатны да инфаркт алып китте... – ди Вәһимә апа, ачынып.
Һәм, сүзен дәвам итеп, арытабангы язмышында хәлиткеч роль уйнаган вакыйгаларга күчте:
– Егерме өч яшемнән кырык биш яшемә кадәр төшемә кереп, бер бабай кешеләрне дәваларга өйрәтте. “Балам, бәндәгә изгелек итәргә тырыш”, – ди, дога өйрәтә. “Тукта әле, бабай, миңа эшләргә, пенсиягә чыгар өчен стаж тупларга кирәк”, – дидем. Картәтием мулла иде. Төшемдәге карт аңлатканнарны аңа сөйләп бирдем. Төшемдә өйрәнгән доганың башын гына әйтеп өлгердем, картәти: “Балам, сиңа “Иман догасы”н өйрәткәннәр, “Иман догасы” бу”, – диде. Төшкә кергән карт, кулны кешенең авырткан урынына куеп, учта тоелган үзгәрешләрне аңларга, тоярга өйрәтте...
Шул елларда Вәһимә апаның энесенең хатыны башы авыртуга зарлана. Башлап аны дәвалый Вәһимә апа. Килене савыга. Шуннан сүз таралып, Вәһимә апа янына төрле тарафлардан авырулар агыла башлый.
2022 елда йөрәгенә операция эшләткәнче кайдан гына килмәгәннәр Вәһимә ападан шифалы сеанслар алырга! Мәскәү, Казан, Мордва чигеннән... Яңавыл, Нефтекама, Борай, Балтач, Тәтешле... Аскын кешеләрен әйтәсе дә түгел.
– Хәтта табиблар үзләре килә. Соңгы елларда кешеләр баш, йөрәк, бил, аяклары авыртуга зарлана. Ярдәм сорап килгәннәрне әле дә кабул итәргә тырышам...
* **
Бу юлларны укыгач, кайберәүләр Вәһимә апа хәлле тормыш белән яшидер, дип уйларга мөмкин. Сиксән икенче яшенә җитеп, утын сатып алып, өен мич ягып җылыта. Авылда ике бертуганы белән аралашып, үз көнен үзе күреп яши. Әле дә өендә күпләп гөлләр үстерә. Ә гөлләрнең энергетика яхшы булган мохиттә генә шау чәчәккә күмелеп үсүе беребезгә дә сер түгел.
– Килгән кешедән акча сорамыйм. Бирәсе килгәне үзе бирә. Арада бик миһербанлылары очрый. Кешенең нинди уй белән килгәнен алдан ук беләм. Ерак юл үтеп килгән бер кешене кертмичә кире бордым. Яман уйлы кешеләрне кабул итмим. Төшемдәге остаз карт әйткәнчә, изгелек кылырга тырышам, – ди Вәһимә апа.
Изгелек дигәннән, урамнарындагы тәмле сулы коены ремонтларга да күршеләре белән Вәһимә апа бергәләп алынганнар. Әлбәттә, төп чыгымнарны Вәһимә апа күтәргән. Корылык булган җәйләрдә, авылдагы күп коеларда су кимегәндә дә изге җанлы Вәһимә апаның өлеше кергән коеның суы кимеми.
Күпме кешегә файда китерүче шушы гамәле белән генә дә нинди зур савап эшләгән Вәһимә апа! Аллаһ үзенә сәламәтлек, хәерле гомер бирсен!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.