

Италиядә яшәүче хатын 109нчы туган көнен билгеләп үткән һәм озын гомерлелегенең серен ачкан.
Мария Долорес истәлекле датаны Лечче провинциясенең Казарано коммунасы картлар йортында билгеләп үткән. Хатын 1916 елда, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында туган, гаиләсен югалткан һәм икенче гаиләдә тәрбияләнгән. Долорес озын гомерлелекнең сәбәпләрен теләсә кайсы супермаркетта табып була торган ике продуктта күрә: әфлисун суты һәм шоколад.
Моннан тыш, 109 яшьлек итальянка туганнары һәм картлар йорты хезмәткәрләре мәхәббәте аркасында шулай озак яшәвен әйтә. Аның чираттагы туган көнен бәйрәм итүгә үги әнисенең оныклары килгән, ә пансионат администрациясе аның хөрмәтенә кичә оештырган.
Долорес аның янына даими рәвештә туганнары килеп йөри һәм яраткан шоколадын алып килә, дип өстәгән.
Фото: башинформ