Кышның бер салкын көнендә, билгеле бер шәхеснең туган көне – түгәрәк датасын нәкъ шушы үзәктә билгеләп үтәргә җыенганнар. Имеш-мимешләргә караганда, ул көнне киенү-чишенү бүлмәсендә бер генә хезмәткәр эшләгән, чөнки кунаклар санаулы, санаулыдан бигрәк, алар барысы да бик билгеле, затлы шәхесләр булган. Шуңа күрә, тиеш булмаган күзе дә, артык-портык сүзе дә, юк-барны ишетеп торган колаклары да, тегендә-монда тыгылырга торган борыннары да булмаска тиеш диелгән фәрман бирелгән. Ләкин, шулай булуга карамастан, күзе дә, сүзе дә, колаклары да үз эшен эшләгән. Әгәр дә алай булмаса, бу тарих башта – миңа, ә аннары сезгә барып җитмәс иде.
Хуш, кунаклар җыелып та беткән, ди. Кышкы өс киемнәрен гардеробта калдырганнан соң, һәр кунак үзенең исеме язылган өстәлне табып, матур итеп кенә килеп утырган. Ярый, алар ашый-эчә, күңел ача торсын, без гардеробка әйләнеп кайтыйк әле.
Хезмәткәр, барлык кунакларның да килеп бетүенә инанганнан соң, гардеробны эчке яктан бикләп куйган да: “Бу кадәр затлы киемне берьюлы мин тагын кайчан күрәм әле?” – дип кәртечкәгә төшереп алырга ниятләгән.
Шагыйребезнең билгеле әкиятендәгечә әйтсәк: “Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат”, затлы кунакларның өс киемнәренең ничегрәк тезелгәннәрен аңлатып торасы юк. Монда элмәгеннән генә чөйгә элеп куешлы түгел, ә аерым элгечләр белән, автомат рәвештә әйләнеп торучы җайланмага урнаштырулы. Шулай итеп, теге хезмәткәр телефонын матур гына көйләп маташканда, кемнеңдер: “Туктагыз, тукта, мин бу урында эленеп торып, кәртечкәгә төшәсем килми, ул бит тарихка кереп калачак, хуҗа белән хуҗабикә янына килим әле” , – дигән тавышын ишетә дә, куркудан һушын югалтып ава.
Ул шунда ята торсын, без бу тавышның хуҗасы белән якыннанрак танышыйк. Ә ул кем, дөресрәге, нәрсә булып чыга? Гардеробтагы өс киемнәренең берсе. Әйе, әйе! Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә дисәләр дә, бу урында бернинди ялган юк, нәкъ шулай!
Һәм башланган ди шунда тамаша! “Нишләп мин урынымны сиңа бирим әле? – дип чәчрәп чыккан ди хуҗа тунының күршесе, – күчәр өчен урнашмадым!” Ә теге сүз башлаган алтынсу чәшке тун да төшеп калганнардан түгел икән. “Гел син буламыни, урын белән бүлешергә кирәк!” – дип акыл сатуын дәвам иткән. “Янәшә элгәннәр икән, димәк, хакым бар!” – дип бирешмәгән тегесе дә. Хуҗабикәнең туны янындагы затлы пәлтә дә эшнең кая киткәнен чамалап, ары-бире этеп чыгармасыннар дип, ныграк елышмакчы булган да, элмәге өзелеп “шап!” итеп идәнгә килеп төшкән. “Әһә, убыр китте, урыны калды”, – дип, сул як күршесе аның урынын биләмәкче генә булган икән, шул арада, каяндыр кайры тун килеп чыккан да, этә-төртә, арага кереп тә эленгән, ди.
Арада, әлбәттә, бу хәлне читтән генә күзәтеп торучылар да, тәртипкә өндәүчеләр дә, “әйдәгез, алмаш-тилмәш кәртечкәгә төшик”, диючеләр дә табылган. “Иң кыйммәтләр генә хуҗа белән хуҗабикәнең киемнәре янында кәртечкәгә төшә ала”, – дигәннәрне, “өр-яңа, үзәккә килгәндә генә биркасы алынганнар”, дигәннәре кысрыклаган. Хәтта берәү демократик сайлаулар үткәрергә дигән тәкъдим белән дә чыгып караган. Тик аның авызын бик тиз япканнар. Ә хуҗа белән хуҗабикәнең өс киемнәре бер кәлимә сүз дәшми торса да, үзләренчә нәтиҗә ясаган ди, имеш.
Кәртечкәгә төшкәннәрдерме, юкмы, гардероб хезмәткәре ишек шакыган тавыштан һушына килгән, имеш. Тик бу хәл чынлап та булганмы, әллә төшенә генә кергәнме, әле булса төгәл генә җавап бирә алмый икән. “Чын булды, дисәм, тилегә чыгармын, төш, дисәм, саташуыңны үзеңдә генә калдыр диярләр”, – дип уйларының очына һаман да чыга алмый икән, ди.
Люция Әблиева.