Бала әбисе һәм бабасы белән Бүздәктән Урзайбаш авылына чыгып киткән дә гаип булган. «Башрегионспас» эзләү отряды иреклеләре баланы ничек таба алулары турында сөйләде.
22 апрель кичендә эзләү отрядлары Бүздәк районыннан 6 яшьлек Мирон Б.ның югалуы турында хәбәр ала. Урынга Уфадан иреклеләр һәм гади шәһәр кешеләре — барлыгы 40 кеше килә. Шул ук вакытта бала югалган Арслан авыл Советында урындагы халык белән полиция аны эзли башлаган була.
"Урманда күзгә төртсәң, күренмәслек караңгы иде. Ә башта бер генә нәрсә: бала юеш һәм салкын урманда, бу караңгыда берүзе генә. Төркемнәрнең берсенә гаять зур кабан очрагач, тагын да куркынычрак булып китте. Бер генә теләк: Мирон белән очрашмасыннар гына. Иреклеләр кайта, яңа бурыч алалар да тагын китәләр. Тик бернинди алга китеш тә юк", - дип сөйлиләр «Башрегионспас»та.
Иртән иреклеләр саны кими-берсенә эшкә, икенчеләренең көче беткән, кемдер шулай да эштән сорап эзләүне дәвам иткән...
23 апрельдә 08:00 тирәсендә эзләүчеләр исән баланың фотосын ала. Аны урындагы халык тапкан: малай төнне кырда үткәргән.
Фото:ДПСО «БаРС» (БашРегионСпас), Vk