+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 апрель 2025, 04:25

Балачак күпереннән – олы юлга...

Даими авторыбызның уймак хикәяләрендә – елмаю, тетрәнү һәм тормыш үзе...

Рәүзәт Минһаҗев 1954 елның 15 июнендә Аскын районының Чураш авылында туа. 8нче сыйныфны мактау грамотасы белән тәмамлый һәм имтихансыз Октябрьский шәһәрендәге Нефть техникумына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлагач, 1981 елга кадәр Караидел районының Байкы авылында геолог булып эшли, шунда булачак хатыны Наталья белән таныша.

Беренче кызлары Екатеринага бер яшь тулгач, 1981 елда гаилә Октябрьский шәһәренә күченә, анда ул бораулау идарәсендә геолог булып эшли башлый. Шул ук елларда Мәскәүнең Губкин исемендәге Нефть һәм газ академиясендә читтән торып белем ала. 1986 елда икенче кызлары Әнүзә туа. Шул елдан Себердә вахта ысулы белән әйдәүче геолог булып эшли.

2004 елда гаилә Уфа шәһәренә күченә. 2010 елда Рәүзәт Исмәгыйль улы пенсиягә чыга. Шул чордан ул үзенең тормышыннан алынган хатирәләрен яза башлый. Автор тормышны тоемлап, аны эчкерсез, җанлы итеп сурәтли.

Укучыларыбызга авторның берьюлы берничә уймак хикәясен тәкъдим итәбез.

Кечкенә гөнаһ – зур сабак!

Ул чакта миңа ун яшьләр тирәсе иде. Балачагымның иң бәхетле мизгелләре. Тирә-юньдәге тормыш миңа шултиклем төсле, ямьле булып күренә иде. Хәзер ул еллар хәтеремдә ачык, якты хатирә булып саклана, күк йөзе дә – зәңгәррәк, үләннәр дә яшелрәк иде...

Әти-әни мине артык “бәйләми” иде, теләгән җиргә йөрергә рөхсәт. Өй эшләре дә әллә ни юк, кичен малларны гына каршы аласы. Велосипед кирәк дигәч, әтием шул ук көнне диярлек алып кайтты. Ул чакта авыл малае өчен велосипед – олы байлык, зур горурлык! Әти мине чын авыл егете итеп үстерде. Балта белән эш итәргә, печән чабарга, мал карарга өйрәтте. Аның карашында миңа карата һәрвакыт ышаныч, ярату тоела иде...

Көннәрнең берсендә дусларым белән елга буена төшеп барганда күршемнең көймәсе янына тукталдык. Ул үзенең көймәсенә чын тимер якорь бәйләп маташа иде! Гадәттә, бездә якорь урынына таш бәйлиләр, ә бу – чын якорь! Тутыгы бераз шәйләнә, ләкин ул якорь миңа бөтенләй башка дөньядан килгән кебек тоелды. Искиткеч, камил, гаҗәеп матур иде ул! Шул якорь минем күңелне тетрәтте. Ул кичтән башлап күзләремдә очкын биетте, барлык уйларым – шушы якорь турында.

Ниһаять, бер көнне чыдый алмыйча, мин аны урладым. Үзем дә аңламадым – ничек мин, кечкенә бала, бу авыр тимерне йолкып алып китә алдым икән?! Мин аны бакчада яшердем. Ләкин сөенеч кыска булды. Күрше бу эшне тиз төшенгән, әтиемә җиткергән. Әтием дәшми генә мине якадан эләктереп, коймада эленеп торган юеш сөлге белән “тәрбия чарасы” үткәрде. Әмма бу җәза күбрәк рухи иде. Бу минем гөнаһтан арынуым булды. Гаилә горурлыгы булырга тиеш булган малай карак булып чыкты! Әти кеше өчен зур хурлык иде бу!

“Кире кайтар!” – дип бер генә кычкырды ул. Нәрсәне, кайда, кемгә икәне аңлашылып тора иде. Бакчага йөгереп кереп, теге әйберне кулларым белән казып алдым. Бу юлы ул аеруча авыр кебек тоелды. Анда тимер авырлыгы гына түгел, ә минем гаебемнең авырлыгы да кушылгандыр, күрәсең. Әтиемнең “тәрбия чарасы”н да аңладым – ул мине бу начар юлдан саклап калырга теләгән. Һәм мин бу сабакны гомерлеккә хәтердә калдырдым.

Күршем дә, әтием дә бу хәлне кабат телгә алмадылар. Аларның дәшмәве ир-егетлек күрсәткече булды. Мин аларга мең рәхмәтле. Бу хәл минем тормышымны үзгәртте. Хәзер, тормыш юлын узганда, һәрвакыт күңелемнән әтием белән киңәшләшәм. Ул гел янәшәмдә кебек...

“Үләм” дигәндә дә уйда акча!

Бик күп еллар элек булган хәл. Ул чакта мин Себер якларында вахта ысулы белән эшли идем. Бервакыт көтмәгәндә зур гына хезмәт хакы – 100 мең сум акча кулга керде, ул вакытта бу сумма – искитмәле зур байлык! Илдә инфляция шаукымы, акчаны я тизрәк тотынырга, я Саклык банкына салырга кирәк.

Бергә Себердә эшләгән күршем миннән бер атнага алдарак кайтып китәргә тиеш иде. Минем акчамны алып кайтып, хатыныма тапшырырга тәкъдим итте, риза булмадым. Үземнең өйгә исән-сау кайтып, авыр хезмәт белән табылган, гаилә казнасына керткән хезмәт хакымны шәхсән үз кулым белән тапшырып горурланасы да килә бит!

Менә юлга чыктым. Вахтадан аэропортка кадәр юл, аннары – рейска теркәлү, самолетка утыру, чакрымнарны ярып алга бару, очу – бу мизгелләр һәрвакыт күңелемне юата: самолет, җирдән аерылып, күккә күтәрелә, аркамны креслога сеңдерә, моторлар тавышы күңелгә ышаныч бирә. Ләкин бу юлы биеклек җыя башлаган чакта мотор тавышы кинәт юкка чыкты. Әйе, самолет “сүнде”.

Бер-ике секунд тынлык. Мин самолетның “койрыгында” утырам, анда тавыш начар ишетелә – мотор гөрелтесе юк, кресло да инде мине басмый, киресенчә, бөтен гәүдәм бушлыкта кебек.
Ә пассажирлар? Берсе дә дәшми, хәрәкәтсез утыралар. Кемдер, башкалардан берәр сүз көткән кебек, башын күтәреп як-ягына карый. Әмма салонда тынлык. Һәркемнең күңелендә курку хисе булгандыр, күрәсең, ләкин күрсәтергә оялдылар.

Ә минем уйлар… Ә минем уйлар бөтенләй башкада: “Акчаларым! Акча юкка чыкты!” Үзем турында түгел, тормыш, үлем турында түгел – акчалар турында уйладым. “Өйгә алып кайтып җиткерә алмадым акчамны…” Йөрәк кысыла, баш шаулый, битем “яна”.

Ләкин шулчак самолетта мотор яңадан эшли башлады. Тавыш көчәя, кресло яңадан “баса”, барысы да җайлана. Самолет яңадан оча! Һәм шул тынлыктан соң – кинәт бөтен салонны тетрәткән көлү! Әйтерсең, кешеләр курку пәрдәсен ертты!

Өйгә исән-сау кайттым. Ишекне ачканда мине зур шатлык белән каршы алдылар. Балалар! Хатыным! Шулай көтмәгәндә кайтуым алар өчен зур бүләк булды.

Икенче көнне үк бу акчага кызыбызга бер бүлмәле фатир алдык. Әйе, ул вакытта 100 мең сумга “малосемейка” алып була иде. Безнең гаиләнең беренче күчемсез милке! Димәк, акча да югалмады, үзем дә югалмадым.

Бурычка... икмәк!

Ул вакытта әле авылда яши идек. Туган көнемә бер ай калгач, мин беренче тапкыр үзем генә, өлкәннәрдән башка, картәниемә кунакка барырга җөрьәт иттем, бу карарны күптән хыялымда йөрткән идем. Өлкән­нәр белән кунакка бару минем өчен отышлы түгел иде: әтинең үз йомышлары – пычкы, балта, тәмәке... Әнием яисә апам белән тагын шул ук хәл, озын-озак сөйләшүләр… Ә минем максат аерым: әбиемнең тәмле бәлеше, пәрәмәче, каймагы, коймаклары!

Әйе, өйдә дә тәмлекәчләр була иде, ләкин сирәгрәк. Әни – укытучы, көн дәвамында мәктәптә, ә аннан соң – сыер, сарык, абзар эшләре, иртәгәгә төнлә план язу… Кыскасы, тәмле аш-су бары тик якшәмбегә кала. Ә картәни өйдә, ул көн дә пешеренә.

Ул вакытта миңа нибары өч яшь иде. Әбием – икенче урамда, ә безнең арада – елга. Елга аша юан, кәкре бүрәнәләр белән салынган зур агач күпер. Күпердән чыкканда бүрәнәләр арасыннан пычрак, куркыныч язгы су күренә. Хәтта өлкәннәр дә ул күпердән чыгарга курка иде... Өстәвенә, урамда этләр дә йөри. Шуңа мин, гадәттә, урамга озын таяксыз чыкмый идем.
Бу юлы күперне узу чын сынау булды: үзе куркыныч, үзе биек. Әмма картәнигә барып, аның тәмле бәлешен ашау теләге көчлерәк булып чыкты – ниһаять, күпер үтелде!

Ләкин әбиемнең капкасына якынлашкач, аяклар тыңламый башлады. Ни хәл бу? Оялам икән! Үзем генә бит! Кереп исәнләшергә кирәк, тик кыенсынам.

Ишек ачык, мин бусагада тукталдым. Әбиемнең башка оныклары тегендә-монда йөгерешә – битләре каймак, повидло, бәлеш белән буялып беткән. Мин ач. Әбием исә икенче бер апа белән сөйләшеп тора, мине күрми дә.

Шунда мин түзмәдем:
– Әби, зинһар, бер телем икмәк бир әле… бурычка! – дидем.

Хатыннар бер мизгелгә тын калды да, аннары шаркылдап көлеп җибәрделәр.
– Икмәк? Бурычка? Ха-ха!.. Мин үләм! – дип көлеп, мине күтәреп алдылар да өстәл артына утырттылар. Өстәл – туп-тулы, аша гына!

Мин ашый башладым. Хатыннар яңадан сөйләшүгә күчте, ә мин авыз тутырып ашыйм. Бу вакытта бусагада калган башка оныклар миңа аптырап карап торды. Алар дөньясында нәрсәдер үзгәрде: алар янәшәсендә тагын бер “батыр” пәйда булды! Ул батыр, кечкенә булса да, күперне һәм явыз этләрне узып, картәнисенә үзе килде, үзе ашарга сорап алды! Бер сүз белән әйткәндә, кояш астында үз урынын яулады.

Икенче көнне мин тагын килдем, нәтиҗәне “ныгытасым” килде. Этләр өчен таяк әзер, күпер дә үтелә – курку калмады. Капка ачыла, минем якынлашканны күреп, ишек тә ачыла. Эчтә – туганнар, елмаялар, мине көтәләр. Һәм мин – туп-туры урыныма барып утырам. Барысы да көлә, елмая. Мин исә бу юлы үземне зур кеше кебек тыйнак тотам – ашыйм, сөйләшәм, җитди. Шулай итеп бу почетлы урын минем өчен мәңгелеккә калды!

Шуннан соң картәнием янында мин һәрвакыт көтеп алынган, кадерле кунак булдым. Ул бакыйлыкка күчкәнче...

Рәүзәт МИНҺАҖЕВ.
Уфа шәһәре.

Читайте нас