+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 Май 2025, 05:29

"Мунчага барсам - ирем юынып утыра..."

Сез язган хатларның берсе.

"Мунчага барсам - ирем юынып утыра...""Мунчага барсам - ирем юынып утыра..."
"Мунчага барсам - ирем юынып утыра..."

"Бу вакыйга турында миңа күрше әбием – Әгъния апа Әдиятуллина сөйләгән иде. 1965-70 елларда булган бу хәл. Ишкарда бер хатын белән бер ир яшәгән, ди. Алар икесе дә “Сигнал” колхозында эшләгән. Бер кич шулай хатыны иреннән иртәрәк кайткан да мунча яккан. Өйдәге эшләрен бетергәнче, мунча да әзер булган. Ирен озак кына көткән. Төнге унике дә тулып киткән. Түзмәгән, киткән бу хатын мунчага. Ә мунчага барса, тегендә ире юынып утыра, ди!

Кергән бу хатын, иренә сораулар бирә икән. Ә ире бер сүзсез юынуын дәвам итә, ди. Теге ир су алырга торган, ә моның артыннан койрыгы чыгып тора, ди. Хатын койрыгын күреп, мунчадан чыгып йөгергән, ди. Шул вакытта капкадан ире кайтып кергән.

Бу хатын соңыннан гына аңлаган мунчада җен белән бергә утырганын. Бу хәлдән соң хатын берүзе уникедән соң мунчага бармас булган, ди".

Фото: bashgazet.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас