+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 Май 2025, 09:30

Юлга поши чабып чыккан

Юлга кинәт чабып чыккан поши коточкыч юл фаҗигасенә сәбәпче булган.

Юлга поши чабып чыкканЮлга поши чабып чыккан
Юлга поши чабып чыккан
Авария кичә Агыйдел — Аша автоюлының 6 чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 29 яшьлек машина йөртүче «Опель Инсигния» руле артында кинәт юлга чыккан пошины бәрдергән, шуннан соң кюветка төшкән һәм агачка килеп чәкәлгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән, машина йөртүче үзе һәм икенче пассажир хастаханәгә озатылган. Хайван һәлак булган.

Юлларда сак булыгыз. Бигрәк тә кичке вакытта урман буйларында юлга хайваннар килеп чыгу ихтималы зур.

Фото:ГАИ РБ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас