+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 Май 2025, 15:00

Откан телевизорны алу михнәтләре

Уфада бер ир, акциядә катнашып, 480 сумга телевизор откан. Әмма аны алу өчен Русиянең Югары судына кадәр барып җитәргә туры килгән...

Откан телевизорны алу михнәтләреОткан телевизорны алу михнәтләре
Откан телевизорны алу михнәтләре
"Честный репортаж" телеграмм-каналында сөйләүләренчә, 2 ел элек Башкортстан башкаласында яшәүче ир маркетплейста 480 сумлык LG телевизор акциясенә тап булган. Ләкин бу формальлек кенә булып чыккан. Нәтиҗәдә, аңа товарны алып килмиләр, ә акчаны кире кайтарырга тәкъдим итәләр. Янәсе, акция тәмамланган һәм телевизорлар беткән.

Уфалы мондый дәлилләр белән килешми һәм судка дәгъва белән мөрәҗәгать итә. Суд аның ягына баскан. Һәм товарны законлы хуҗасына бирергә карар кабул иткән.

Кибет бу карарга апелляция инстанциясендә шикаять бирә. Анда, үз чиратында, кибетнең хаклыгын таныйлар. Моның белән кассацион судта да килешәләр.

Әмма Русия Югары суды, телевизор дәгъвачыга тапшырылырга тиеш, дигән карар чыгара һәм эшне Башкортстанның Югары судына кайтара. Анда ирнең дәгъвасы тәмам канәгатьләндерелә. Шул рәвешле, аңа 480 сумга сатып алынган телевизорны бирергә тиешләр, бу базар бәясеннән 100 тапкыр түбәнрәк.

Маладис бит, ә?! Ярты юлда кул селтәмәгән!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас