+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 Май 2025, 03:20

Тизрәк өенә кайтасы килгән

Шул сәбәпле, Туймазы районында бер исерек хатын машина урлаган.

Тизрәк өенә кайтасы килгәнТизрәк өенә кайтасы килгән
Тизрәк өенә кайтасы килгән

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 10 майда Райман авылында яшәүче ир машинасын урлау турында белдергән. Ул шулкадәр ашыккан булган ки, машинасында ачкычларын калдырып, аны өй янына куйган.

Ике сәгатьтән автомобильне Октябрьский шәһәрендәге кибет янында тапканнар.

Полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, машинаны 45 яшьлек исерек хатын алып киткән. Хокук сакчыларына ханым тизрәк өйгә кайтырга теләве турында белдергән. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас