

"Бу хәл турында 70 яшьләрдәге күрше подъезда яшәгән абый сөйләгән иде.
Ул вахта белән Казахстанда эшләгән. Карьерда, марганцовая руда, диде бугай, казу эшендә эшләдек, диде. Берсендә экскаваторда эшләүче бер баш сөяге казып чыгарган, ул гади кеше башыннан ике тапкыр зур иде, ди. Галимнәргә әйтергә кирәк, дигән идек, начальниклар каршы төште. Хәзер археологлар килеп, бөтен җирне урап куячаклар һәм безгә эшләргә ирек бирмәячәкләр, диделәр.
Бу баш сөяген читкә илтеп ташлаганнар.
Шуннан соң берәр атна үткәндер, эшчеләр бик озын гәүдәле кеше, дөресрәге шәүлә, күрә башлаганнар. Боларга, әлбәттә, ышанмыйлар. Аннан соң эшчеләр башкача төнлә эшкә чыкмыйбыз, дип әйтә башлаганнар. Чөнки төнлә техникада эшләүчеләрнең кабинасына таш ыргыта башлаганнар. Чыгып карыйлар - бер кеше дә юк, ди. Шушы абый үзе дә обедка барганда карьерның икенче ягында ике метр тирәсе озынлыктагы кеше шәүләсе күрдем, ди. Якынрак барып карыйм дигән идем - юкка чыкты, ди. Аяз көн иде ул. Чын кеше шәүләсе дип әйтеп булмый. Чөнки анда эшчеләр юк иде. Тагын берәр атна эшләгәннән соң иртәдән забастовкага чыктык, ди. Начальникларга әйттек - безне ниндидер озын кеше күзәтә, ташлар ыргыта, куркабыз эшкә чыкмыйбыз, дидек, ди.
Начальниклар якын тирәдәге поселоктан мулла чакыртып, укытып теге баш сөяген күмгәннәр. Шуннан соң бу сәер хәлләр беткән. Археологларны чакыртмаганнар.
Дөньяда кайчандыр бик озын кешеләр булган, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Бәлки бу баш сөяге шул кешеләрнең берсенеке булгандыр, ди танышым".
Фото: bashinform.ru