+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 Май 2025, 04:30

“Кендюк Ибрай”

Тапкыр авылдашлары туган телен аңа бик тиз төшендерде, әмма тискәрелегеннән арындыра алмады...

“Кендюк Ибрай”“Кендюк Ибрай”
“Кендюк Ибрай”

 

Ибрай иртән бригада йортына килсә, ни күзе белән күрсен, ул җигә торган арбаның кендеге алынган. Ул аны эзләргә кереште. Ары барды, бире барды, юк кендек! Шул вакыт бу хәлне күзәтеп торган ирләрнең берсе: “Ни эзлисең, Ибрай?” – дип эндәште. Ә “Урыс” кушаматы алган Ибрай арба кендегенең урысча ничек аталганын белми иде. Шулай да ул югалып калмады: “Кендюк” дип җавап бирде...

Ибрай шушы авылда туып-үсте. Ярлы крестьян гаиләсеннән иде. Мул тормыш күрмәде ул. Бик яшьли әтисе белән авыл көтүе көтте, ә колхозлашу чоры башлангач, иң беренчеләрдән булып әтисе белән колхозга керде. Утызынчы еллар ахырына авылда ликбез оештырылды. Ибрай, шунда йөреп, хәреф танырга һәм үз фамилиясен язарга өйрәнде.
Сугыш башланганда егет корына кергән иде. Аны беренче көннәрдән үк фронтка алдылар.


Сугыш тәмамланып, Җиңү солдатлары авылга кайта башлады. Ибрай да кайтты. Сугышка кадәр бер авыз урысча белмәгән Ибрай, сугыштан кайтканда татарча “оныткан” иде. Авылдашларының: “Ник татарча сөйләшмисең”, – дигән соравына: “Я татарский зәбил”, – дип җаваплый иде. Инде аңа гаилә корырга да вакыт җитте. Ул күрше авылдан Зәбидә исемле чибәр кызны үзенә кәләш итеп алырга уйлады. Зәбидә эшкә уңган, сугыш чорында курслар тәмамлап, тракторда эшли иде. Аны соратырга баргач, Ибрай: “Выходи за меня, голодным не будешь, в лаптях не будешь ходить”, – дип сөйләде. Ул вакытларда илдә-егетләргә ир-атларга кытлык булганын искә алып, Зәбидә, Ибрайның сүзләрен аңлап җиткермәсә дә, риза булды.


Бердәнбер көнне авыл ирләре Ибрайның урысча белемен сынап карарга булды. Ул иртән эшкә килгәнче арбасының кендеген алып куйдылар. Ибрай, эшкә килгәч, әй эзләде дә соң кендекне! Урысча кендекнең ничек аталганын белсә, сорар иде дә бит! Белми шул. Шунда ирләрнең берсе “Ни эзлисең Ибрай?” – дип сорагач, Ибрай: “Я не знаю как по-вашему называть, но примерно “кендюк”, – дип җаваплады. Ирләр барысы бергә шаулашып көлешеп алды. Ә урысча бераз сукалаганы Ибрайга “кендюк” – “шкворень” була, дип аңлатты. Шулай итеп, әлегә кадәр “Урыс Ибрай”ны “Кендюк Ибрай”га әйләндереп тә куйдылар. Бу яңа кушамат авылга бик тиз таралып өлгерде. Ә гел урысча сөйләшеп йөргән Ибрай икенче көнне үк татарга әйләнде дә куйды!


Ибрай үзе эшкә оста иде. Тик башкаларның эшеннән гаеп табарга ярата торган гадәте бар. Аңа калса, башкалар дөрес эшләми. Һәм еш кына: “Синеңчә дөрес түгел, менә болай эшләргә кирәк”, – дияр иде.
Еллар үтә торды. Ибрай белән Зәбидәнең беренче булып туган уллары Билал да мәктәп яшенә җитте. Тик укырга барганның беренче көннәреннән үк сыйныф җитәкчесе дә, укытучылар да аны яратмады. Сәбәбе – дәрес барышында, укытучыны бүлдереп, сөйләгәнне бозып, “Дөрес сөйләмисез, алай түгел ул”, дип, урыннан кычкырып утыруы. Алай да 4нче сыйныфка кадәр мәктәпкә йөрттеләр әле үзен. Ә инде уку тәмамланган көнне ул, сыйныф җитәкчесенең күзенә карап: “Мин башкача бу мәктәпкә килмим, сез укыта белмисез”, – дип, ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Котылдык бу баладан, дип, укытучылар җиңеп сулап калды...
Укырга да бармагач, колхоз эшенә дә әле бәләкәйрәк булгач, Билал йорт эшләрендә әтисенә булышып йөрде. Әтисе күпләп умарта тота иде. Ике арада бәхәсләр ешаеп китте. Улының: “Синеңчә дөрес булмый”, – дип әйтүе ата белән бала арасында еш кына гауга чыгара иде.
Билалны армиягә озаттылар. Тик солдат хезмәтендә аны “бабайлар” үзләренең җаена тиз өйрәтә. Өч ел буе идән юып, “бабайлар”ның итекләрен чистартып вакыты үтә аның.
Билал солдаттан кайтканда “Кендюк Ибрай” гүр иясе иде инде. Шулай да улы кайтканчы, бер СПТУда директор булып эшләгән яудашына ялынып, “ветсанитар” дигән диплом алып куйган иде ул. Дипломы булса да, Билал ул эшкә керергә ашыкмады. Инде яше дә 25не узды. Өйләнергә күптән вакыт, ләкин авылда аңа кияүгә чыгарга атлыгып торган кыз табылмады.


Шулай бер көнне район үзәгенә китеп барганда электричкада аңа бер хатын очрады. Үзе чибәр генә, буй да бар, төс тә. Сөйләшә торгач, онытылып, тукталышны узып киткәннәр. Ә теге чибәркәй күрше районның үзәгендә яши икән. Ул Билалны чәйгә дәште. Егет тиз ризалашты. Икенче очрашудан соң ук Билал аны ияртеп әнисе янына кайтып төште. Аның белән 3 ел яшәде. Иң беренче булып уллары туды, соңыннан авыру малайлары дөньяга аваз салды. Билал олы улына “Ринат” дип исем кушты, ә кечесен хатыны үзе “Вадим” дип атады. Аның чирле тууын ир хатыннан күрде, һәм күп тә үтми, аларны ташлап чыгып та китте.
Үзе төпле генә бер җирдә дә эшләмәде. Вагон бушатып, ярдәмче эшче булудан артмады. Тагын әнисе янына кайтты. Авылда бераз хәл алгач, эш эзләргә барам, дип, Уфага чыгып китте. Шәһәр аэропортында йөк ташучы булып урнашты.


Эткә сөяк табыла, дигәндәй, монда да самолетка утырырга барган бер чибәркәйне очратты. Люда исемле чибәр марҗа хатыны Ставрополь краеннан иде. Билал аның адресын да алып калды. Күп тә үтми, эшеннән китеп, әнисенең пенсиясен каерып алып, Ставрополь ягына юлланды. Люда Татарка дигән авылда яши иде. Кафеда эшли икән. Аның эш урыны иргә бушлай тамак туйдыру урынына әверелде. Ә үзе, бер эшкә дә кермичә, умартачылык белән шөгыль­ләнергә булды. Әлбәттә, кафеда эшләгәч, хатыны “ирләр белән типтерә” дигән уй миен өтте аның. Татаркада елдан артык бергә яшәсәләр дә, балалары булмады. Билал бу хәлне хатынының “гуләйт” иткәненнән күрде, ә хатыны ирен сәләтсез дип битәрләде. Эт белән песи кебек тагын бераз яшәгәч, иренең мыжуыннан гарык булган Люда бер көнне ул кайтуга аның әйберләрен төйнәп, ишегалдына җыеп куйды да үзен төрткәләп куып чыгарды.


Тагын әнисе янына авылга кайтты Билал. Кайткан көненең икенчесендә үк, ялган дипломын тотып, колхоз рәисенә барды. Ә анысы, аны-моны уйламыйча, “белгеч”не колхозга баш ветеринария табибы итеп тәгаенләде. Шулай малга укол да кадый белмәгән кеше ветеринария табибы булып китте. Аны эшкә өйрәтү, әлбәттә, югары белемле һәм зур тәҗрибәле баш зоотехникка бик авырга туры килде.
Ә бервакыт беренче хатыны аңа ике малаен җитәкләп алып килде дә: “Ясый белгәнсең, карый да бел”, – дип, кайтып китте. Билал янә авылда яхшы урында эшләгән бер хатынга өйләнеп карады, тик анысы да иренең көнләвеннән бизеп, куып чыгарды.


Берничә елдан Билалның әнисе гүр иясе булды. Үзе дә йөри алмаслык чиргә сабышты. Ә олы малае Ринат урлашты, әтисе кебек, кеше эшен яратмый иде. Хәлен сорашкан кешеләргә: “Әй, әйтмә инде, авыл саен хатының булу белән-мени! Үлә башласам, авызыма су салучы да булмас инде”, – дип елап җибәрә иде.
Әллә әйткән сүзләре фәрештәнең амин дигәненә туры килде, белмәс­сең. Ике көн үттеме-юкмы, Билал яткан урыныннан тора алмыйча җан бирде. Янында чирле малае гына булган, ә олысы кайдадыр эчеп йөргән, дигән хәбәр таралды.
Тормыш бик катлаулы шул ул. Дөньяга килгәнсең икән, аның кануннарына буйсыну кирәк. Әгәр тис­кәрелегең җиңсә, югарыда языл­ганнарның кабатланасын көт тә тор!

Фуат Мусин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас