Хатын үзенең кечкенә кызын үтерергә омтылуда һәм балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәүдә гаепле дип табылган.
Судта билгеләнүенчә, гаепләнүче 2024 елның октябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр даими алкоголь кулланган һәм үзенең 3 айлык кызын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән. Моннан тыш, ул амораль тормыш рәвеше алып барган, җәнҗаллар оештырган, сабыйны бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыту белән янаган.
2025 елның гыйнварында гаепләнүче мендәр алып, кечкенә кызының йөзен каплый. Бәхеткә, бу вакытта баланың әбисе кайткан, ул аңсыз хәлдә булган оныгына беренче медицина ярдәме күрсәткән.
Хатын үз гаебен таныган. Хәзерге вакытта бала әбисе тәрбиясендә.
Суд анага тугыз елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.
Фото: башинформ