

"Исәнме, редакция! Төрле хәлләр турында язасыз, мин дә бер вакыйга турында бәян итәргә булдым.
Эштә бер кыз бар иде. Аның әнисе кинәт кенә үлеп китте. Әнисеннән башка бер кешесе юк иде. Бик авыр кичерде ул бу югалтуны. Үзен кая куярга белмәде. Көн дә елый иде.
Әнисе үлеп, 2-3 ай тирәсе үткән иде бугай, аңа төш кергән. Ул аны безгә сөйләде. Әнисе төшендә: "Менә фәлән-фәлән урынга кил. Без синең белән шунда очрашырбыз", - дигән. " Нишлим икән, барып карыйм микән шунда?" - дип, бездән сорады. Без аңа бармаска куштык. Чиркәүгә барып, әниеңнең җаны тыныч булсынга шәм куеп кайт, дидек (урыс кызы иде ул). Ләкин ул, безне тыңламыйча, әнисе чакырган урынга барган. Шунда юл аркылы чыкканда аны машина бәрдергән. Шунда ук үлгән...
Дөньяда ниләр генә юк, дуслар. Үзем шул кызны белмәсәм, мин моңа ышанмас та идем. Кызганыч, ләкин бу - чын дөрес булган хәл".
Фото: ufa.mk.ru