Журналист булып эшләү дәверендә күп кенә билгеле кешеләр белән әңгәмә кору бәхетенә ирештем. Кайбер олы әдипләрнең соңгы интервьюлары шаһиты да булдым. Һәм шуларны бергә бәйләп торган четерекле бер тема бар. Ул – әнкәй темасы.
Чөнки аралашкан олуг шәхесләр әниләре турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмады. Үкенечле, сагышлы һәм шундый табигый иде аларның елавы. “Тиешенчә кадерләп өлгермәдем... Сакламадым... Игътибар бүлә алмадым... Әле яшәр дә яшәр кебек иде... Барысы да алда кебек иде...”
Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин “Әнием минем белән бергә яшәр көннәрен озак көтте. Мин кичектердем дә кичектердем. Кайтсам кулымны сыйпар да: “Сине солдаттан көттем, шәһәрдән көттем, эшләреңнән көттем... Кайчан кайтасың инде?” – дип балаларча сабырсызланыр иде. Миңа балаларча сыман булган, ә аның гомер шәме эреп бетеп барган икән. Бер көн кинәт китте дә барды. Әйтелмәгән сүзләр, сөйләшелмәгән хәбәрләр, бирелмәгән игътибар, наз, сөю калды. Үкенеч калды...” Шушындый ук сызланулы сагышын Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев та сөйләгән иде. Әнисен хәтеренә төшергәндә кабат бала чагына кайтыпмы, әллә чал чәчле ир-узаман дәрәҗәсендәге аңлавы беләнме, үзенә генә билгеле булган үкенечләрен күз яше белән юган иде.
Әтием турында да әйтеп китим әле. Гомеренең соңгы елында бераз алмашынып, кеше танымый башлады. Безне – балаларын онытты, әмма утыз биш ел элек мәрхүм булган әнисе исендә иде. Бер керсәм, стенада торган фотосын алган да кочаклап утыра. “Бу кем ул?” – дип сорадым кызык күреп, сурәтне күкрәгенә кысып: “Әнием”, – диде. “Нигә алдың соң, болай да күренә бит”, – дисәм, “Стенада өшеп тора кебек, җылытыйм дидем”, – ди, бахыркаем.
Шушындый үкенечләрнең фәлсәфәсен мин дә әнисез еллар арта барган саен ныграк аңлыйм кебек. Мин дә үкенәм, сагынам... Кайбер мәлләргә йөгереп кенә кире кайтырдай булына да, үткәннәргә, әниле чакларга илтер юллар җуелган икән шул.
Әнием Чиләбе тарафларыннан эшкә килгән дә, Урал тауларының иң төпкел җирлегендә торып калган. Шунда ярты гасырдан артык яшәп, тугыз бала үстереп, райондагы тәүге фельдшер-акушерларның берсе булып, зур хезмәт юлы үтеп, шул килен булып төшкән җирендә ятып калды. Ул һәрвакыт туган төбәген сагынды, кемнәрнедер юксынып сөйләде. Бу миңа, туган ягымнан һәм туганнарымнан якынрак нәрсәне белмәгән һәм кабул итмәгән балага, ошамый иде. Ул бу якта килен булып кына көн иткән, ә мин шушында туып-үскән кеше. Ул кыерсытылып, читләтелеп, ярап кына яшәгән, ә мин үзем бу каты, кырыс зат вәкиле, шуларның көтеп алган гына кызы, ни кылансам да ярый кебек. Шулай, хәтерлим, туктый алмый көләм. Бер кызыктан башлыйм да, кеткелдим дә кеткелдим. Әнием көнче әтием күзе астында ихласлап авыз күтәреп көлә дә алмагандыр инде, мине төрткәләп тыя: “Әтиеңне ачуландырасың хәзер”, – дип чеметә. “Әлләү!” дип чәрелдим дә, аның саен көләм. Әнием ахырда җилтерәтеп алып барып үземне келәткә бикләп куя. Шунда да ярыктан карап шаркылдап торам. Чираттагы шундый бер хәлдә әтием үз сүзен әйтте: “Көлсен! Нәрсәгә тарткалыйсың шуны?” Әнием көлә алмый, мин көлә алам була инде хәзер. Хәтта шушы игътибарга лаек булмаган кечкенә генә вакыйгада да гаиләдә минем хокукларым әниемнекеннән өстенрәк булган.
Әнием языша иде. Чиләбедә ул урысча укыган, башкортчасы диалект сөйләше дәрәҗәсендә генә булган. Уфага укырга килгәндә кибет тышына “Икмәк” дип язылган башкортча сүзне күреп аптыраган. Ә мин үскәндә ул бу телдә бик матур шигырьләр яза иде инде. Дәфтәрен кайда гына яшерми, әтием барыбер табып утка яга... Әниемә язышырга рөхсәт итмәде, ә минем дүрт юллык кына шигырь ишарәтләремне дә, иншаларымны да кат-кат укып горурланып утырды. Редакциядә эш башлавымны әллә ни күрде.
Яшьлек фотоларына караганда әнием чибәр генә хатын булган. Әмма ул бервакытта да төсле кием кимәде, бизәнмәде, хәтта көзгегә дә артык карамый иде. Мин исә чагу әйберләргә күз салдым һәм әтиемнең, дүрт абыемның сөеп баккан өнсез карашлары астында үземне яратып өйрәнгән идем. Ун яшьләр тирәсе булгандыр, туган көнемә күлмәк алырга бардык та, сарысын сайладым. Әнием алдырмый, әтиең әрләр, дип, сорыга башымны каера. Юк, аны җиңеп, шул сарыны алдырып кайттым. Әтием карап көлемсерәде дә куйды. Аннары бизәнә башлагач, бер-ике тапкыр битемне юдырды, анысына да ипләп күндереп алдым үзен.
Кияүгә иртә чыгып, туган якларымнан күчеп киттем. Әнием кебек үк булмаса да, мин дә килен “шулпасы”н җитәрлек эчтем. Шулай ук иҗат итүдән чикләндем. Еш кына әниемне шулкадәр нык аңлый һәм сагына идем, тик әлеге әти холкы: йомшаклык юк. Бар ул, әмма аны күрсәтеп өйрәнелмәгән. Беренче баламны тапкач, бала тудыру йортының салкын палатасында япа-ялгызым ятып, үз гомеремдә тәүге тапкыр әниемә шулкадәр мохтаҗлык кичереп: “Әнкәй! Әнкәем...”дип үксеп елаган идем. Аннан соң да бу гомердә ул изге исемне кабатлап аз газапланмадым, әмма бер вакытта да кешегә һәм, әлбәттә, үзенә күрсәтмәдем, белдермәдем. Кыскасы, үкенечем шушы: әниемә “сагындым, яратам, син миңа шундый кирәк” дигән сүзләрне әйтмәдем. Кайтып эшләрен эшли идем, кирәк-ярагын да юнәтеп бирдем, хәтта олыгайгач бераз миндә яшәп тә алды, дәваханаләргә йөрттем. Әмма алары әйтелми калып, еллар агымында күңелемне ашый-ашый инде ташка әйләнгән сүзләр каршында чүп кебек кенә. Мин бит аны балачакта, үсмерлектә, яшьлектә аңларга, кыз бала юанычы бирергә тиеш булганмын. Карашындагы сагышын күрергә, күз яшьләрен сөртергә, басылган иңнәрен сыйпарга, һичьюгы барып кочагына сарылырга. Ул бит, мөгаен, шул җылылыкка мохтаҗ булган. Әле... аңа багышлап шигырьләр дә, хикәяләр дә яздым, роман өстендә эшлим, әмма инде барысы да соң, артык соң. Кабере янында утырып сөйлим җылы хисләремне, ишетәдер, күрәдер дип өмет итәм. Бу минем шәхси җәрәхәтем, гомерлек үкенечем. Тик шагыйрь әйтмешли, үткәннәргә хатлар бармый...
Миләүшә Каһарманова.