+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
28 Май 2025, 02:35

Самара өлкәсендә өч якташыбыз һәлак булган

Шуларның берсе - Уфадагы 157нче мәктәп укытучысы Татьяна Краснова.

Самара өлкәсендә өч якташыбыз һәлак булганСамара өлкәсендә өч якташыбыз һәлак булган
Самара өлкәсендә өч якташыбыз һәлак булган

Бу хакта "УФА1.ру" хәбәр итә. Укытучы белән машинада аның туганнан туган энесе һәм әнисе булган. Алар да исән калмаган.

Авария кичә 14:40 сәгатьтә Самара өлкәсенең Сызрань районында Сборное бистәсе янында килеп чыккан. Анда "Ford Focus" һәм "Mercedes-Benz" фурасы бәрелешкән. Полиция мәгълүматлары буенча, "Ford"та 79 һәм 59 яшьлек хатын-кызлар, 31 яшьлек машина йөртүче һәлак булган.

Татьяна Краснова өч елдан артык гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган.

Фото: кп.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас