+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 Мая 2025, 04:55

Сабый вафат булган

Октябрьскийдагы фатирда пешүләр алган яңа туган сабый дәваханәдә вафат булган.

Сабый вафат булганСабый вафат булган
Сабый вафат булган
Исегезгә төшерәбез, 26 майда өч атналык бала Октябрьский шәһәр дәваханәсенә 3-4 дәрәҗәдәге пешүләр белән кергән иде.

Әти-әнисе сүзләренчә, баланың әтисе караватка кабызылган фен салган, шуннан янгын чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы ананың 4 һәм 2 яшьлек сабыйларын балалар бакчасына алып баруын ачыклаган. Әтисе яңа туган бала белән фатирда калган. Ниндидер мизгелдә балалар коляскасында япма һәм матрас, шулай ук баланың киемнәре яна башлаган...

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас