+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 Май 2025, 03:00

Майда инде өченче бала баткан...

Карман ГРЭСының Энергетик бистәсе янындагы су агызу каналында 14 яшьлек малай батып үлгән.

Майда инде өченче бала баткан...Майда инде өченче бала баткан...
Майда инде өченче бала баткан...

Бәхетсезлек очрагы шаһитлар күз алдында булган: ул башка балалар белән бергә су коенган, дип хәбәр иттеләр МЧСтан. Водолазлар үсмернең гәүдәсен эзли.

Коткаручылар искә төшергәнчә, көннәр эссе булуга карамастан, су әле бик салкын, су коенырга иртә һәм куркыныч.

Агымдагы майда бу инде караучысыз калган балалар батып үлүенең өченче очрагы. Элегрәк мондый фаҗигаләр Стәрлетамакта һәм Куергазы районында теркәлде.

Фото: МЧС по РБ.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас