+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 июнь 2025, 03:20

Ерткычлар егермешәр бройлерны буа...

Бакалы районында яшәүчеләр коточкыч яңалык хәбәр итә.

Ерткычлар егермешәр бройлерны буа...Ерткычлар егермешәр бройлерны буа...
Ерткычлар егермешәр бройлерны буа...
Яңа Илек авылында бер хатын-кызның ишегалдында билгесез җәнлекләр берничә дистә бройлерны буган.

Серле ерткычларның йортларга һөҗүм итүе беренче тапкыр гына түгел инде. Халык урамда төлке һәм көзәннәрне күрдек, диләр. Кемдер тавыкларны серле чупакабра җәнлеге буа, ди. Ничек кенә булмасын, шәхси хуҗалыкларга зыян аз түгел. Күп гражданнарның 10-20 тавыгы һәлак булган. Халык чара күрүне сорый.

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре авыл халкына йорт кошларын урманнан ерткычлар үтеп керү мөмкинлеге булмаган ябык биналарда тотарга киңәш итә. Булган хәлне тикшерәләр.

Фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас