Салават районының Бишәүләр авылында машина яну нәтиҗәсендә һәлак булган егетнең шәхесе билгеле булды.
Ул - Аркаул урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаган 15 яшьлек Усман Хуҗин. Егетнең әти-әнисенең кайгысын уртаклашабыз...
Әле күптән түгел генә соңгы кыңгырау чыңлады, һәм шундый фаҗига. "Усман яхшы егет иде, - ди аның турында Аркаул мәктәбе укытучылары. - Әти-әнисе белән Бишәүләр авылында яшәде. Әнисе - "Янгантау" шифаханәсендә, әтисе - Уфада эшли. Аңа 15 яшь була, ОГЭ тапшыра, тормышка планнар кора..."
Тикшерүчеләр саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгаткан. Версияләрнең берсе буенча, автомобиль эчендә җиңел кабынучан сыеклык салынган савыт булган. Бер мизгелдә машина салонында җыелган янучан парлар кабынган: 15 яшьлек үсмер тәненең 80%ы термик пешү ала һәм ул икенче көнне хастаханәдә үлә, шулай ук тәне пешкән 13 яшьлек малай (50%) хастаханәдә ята, анда аңа медицина ярдәме күрсәтелә.
Усман Хуҗин гаиләсенә ярдәм итү өчен акча җыю игълан ителде. Битараф булмаган кешеләр кем ничек булдыра алса, ярдәм итәргә әзер. Табиблар хәзер икенче үсмернең гомере өчен көрәшә, дип яза "Салават җирендә" сайты.
фото: "Салават җирендә"