+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 июнь 2025, 06:46

“Унбер туганнан берүзем калдым...”

Әткәмнең сугыш турындагы хатирәләре миңа бүген дә тынгылык бирми

“Унбер туганнан берүзем калдым...”“Унбер туганнан берүзем калдым...”
“Унбер туганнан берүзем калдым...”
Төн. Йокы алмый. Төнге тынлыкны бозып, сәгать текелдәве генә ишетелә. Хаклы ялда булгач, уйланырга да вакыт күп. Тиздән җитмеш яшь тула. Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Төнге уйлар туган ягыма, бала чагыма, яшь чакларыма алып кайта. Минем туган авылым Бозаяз – бик матур, зур авыл. Тирә-ягы – яшел урман. Авыл уртасыннан елга ага иде, соңгы елларда суы кипте. Елга буенда таллар бөдрәләнеп үскән. Елгада бала-чага чыр-чу килеп су коена. Елга буе бәрхеттәй яшел чирәм.

Авылның бер ягында йөз илле урынлык ятим балалар йорты, икенче ягында сөт-май комплексы эшли, күрше авыллардан атлар белән сөт китерәләр. Авыл уртасында зур гына клуб, китапханә, бала тудыру йорты, ике катлы урта мәктәп урнашкан. Күрше авыллардан өчәр-бишәр чакрым ераклыктан кышкы суык кар-бураннарда, көзге юеш яңгырларда безнең авылга җәяүләп мәктәпкә укырга йөриләр. Мин аларны бик кызгана идем.
Һәр ел саен 9 Май – Җиңү көне җиткәндә авыр сугыш еллары турында китаплардан укып, кинолардан күреп, йөрәкләр тетрәнә, күзләр яшьләнә.
Әткәмнең сугышта үз башыннан кичергәннәрен аның сөйләгәннәреннән исемдә калганнарын язып үтим әле.
Бүгенгедәй хәтеремдә, 23 фев-
раль – Совет Армиясе көне иде. Мин Уфадан күчтәнәчләр, бүләк һәм шәраб алып кайткан идем. “Менә, әткәй, бү-
ген – синең бәйрәм. Илне, безне дошманнардан саклагансыз, рәхмәт”, – дидем. Шуннан бераз авыз иткәч, күңеле тулып, сөйләп алып китте үзенең башыннан үткәннәрен.
“...Мин, кызым, дөньяның иң авыр чакларында ишле гаиләдә үстем. Әткәмнең беренче хатыны игезәк бала тудырганда үлеп калган. Игезәкләргә чаклы да балалары булган. Аларны ятим итмәс өчен минем әнкәйгә өйләнгән. Без барлыгы унбер бала идек. Ул вакытларда сыер-сарыклар асрый идек, эш күп булды. Көне буе эссе басуда чүп утап, кем кайда арып йоклап китә идек. Караңгы төшкәндә безне баш очыннан саныйлар: монысы – Рәхимә, Саимә, Хәбир, Зәйнигали, Сәлимә, Нәгыймә... Минем башка туганнарымның исемнәре истә калмаган. Моны әткәйнең олы апасы исән чагында (икенче әнидән) безгә килгәндә сөйли иде.
Көннәрнең берсендә авыл мулласы килеп, әткәмә: “Әбелнәгыйм абзый, син укымышлырак та, әйдә минем урынга кал, мулла булып”, – дигән. Әткәй риза булган, мәчеттә шәкертләр укыта башлаган. Күпмедер вакыттан соң “кулак” дип, безнең өйдәге әйберләрне, сыер-сарыкларны алып чыгып киттеләр. Соңыннан ишеттек, мулла укытуын әткәмә тапшырган да, үзе авылдан тиз арада читкә чыгып киткән. Әткәм хәйләсез иде, үзе ялганламагач, ышанган инде. Муллалар бит, балам, алдашмаска, кеше рәнҗетмәскә, үз көчең белән эшләп яшәргә, дөрес юлдан барырга өйрәттеләр.
Мин кечкенә чакта безнең өебез янды, документларны да коткара алмадык. Мин 1923 елда туганмын, исемдә калган сөйләүләре буенча – җиләк аенда. Документны 1922 ел, март ае дип биргәннәр.
Мин өченче сыйныфта укыганда әткәм дөнья куйды, шуннан соң авылда көтүче булып ялландым, чөнки кече туганнарым бар иде. Аннан без әнкәбезгә ияреп Үзбәкстанга чыгып киттек. Анда бераз яшәдек.
Үзбәкстаннан үз ягыбызга кайтып килгәндә, Адлер станциясендә поезд көткәндә, әнкәм чемодан өстендә утырган килеш үлде. Без аны шунда җирләп калдырдык. Кайгылардан йөрәге күтәрә алмагандыр инде.
Менә, балам, без шулай яшь көенчә әти-әнисез калдык.
Абыйларым сугыш яланында үлеп калды. Башка сеңелләрем дә үлде. Иң кечесе – Нәгыймә исемлесе генә калган иде.
Көннәрнең берсендә мине военкоматка чакырдылар. Бөек Ватан сугышы бара иде. Минем ун яшьлек сеңлем Нәгыймә өй алдындагы болдырда берүзе елап калды. Шунда командир йөзләгән кеше арасыннан минем башымны иеп, боегып, уйга бат­канымны күргән. “Иптәш Әсәнов, ни булды?” – ди. Мин аңлатып бирдем ни булганын. Командир: “Кайгырма, иптәш Әсә­нов, балалар йортына алырлар, ач-ялангач булмас”, – диде.
Сеңлемне үзебезнең авылдагы балалар йортына урнаштырганнар, ә мине Ленинград фронтына алып киттеләр.
Көчле сугыш бара иде. Ике елдан артык сугышканнан соң, мин яраландым, госпитальгә эләктем. Минем аягыма пуля үтеп кергән иде. Операция ясый башладылар. Наркозсыз ярып җибәр­деләр, ә пуляны таба алмадылар. Тагын ярдылар, өченчегә ярганда мин авыртуга түзә алмыйча медсестраны тибеп җибәрдем, шуннан соң гына пуляны табып алдылар.
Госпитальдә чакта без ач та булмадык, тук та булмадык. Блокада вакытында шәһәрдә кешеләрнең каргалар, этләр ашаганын, бик күпләре ачтан үлгәнен ишеттек...
Блокададан Ленинградны безнең солдатлар азат итте.
Мине, инвалид дип, сугыштан азат иттеләр, кайтардылар. Туган ягыма, Бозаязга чатанлый-чатанлый кайтып төштем. Өй буп-буш. Он или торган иләк белән юлпыч кына калган, калганнарын ташып бетергәннәр. Мин сугышта чакта авыл Советы, яшәп торырга дип, бер ялгыз хатынны керткән булган минем өйгә. Ул кыш көне өйнең аш-су бүлмәсе ягын кисеп яга башлаган.
Озак уйланып утырмадым, шинелемне идәнгә җәйдем дә шунда йокларга яттым... Күршеләр кайтканны ишетеп, икенче көнне керделәр, аннары кем – тәлинкә, кем нәрсә керттеләр. Бераздан эшкә чыктым. Ай тирәсе ялгыз, буш йортта яшәдем. Аннары әнкәгезне барып сораттым, ризалык бирделәр. Шулай итеп яшәп киттек. Нәгыймә сеңлемне балалар йортыннан әнкәгез белән барып алдык. Ул җиденче сыйныфны тә­мамлагач, Чиләбе шәһәренә ФЗУга авылдагы бер иптәш кызы белән китте. Трактор заводына эшкә җыялар иде, шунда эшләделәр. Ялларында кайткалап йөрде, хатлары да килеп торды. Аннары хат килүдән тукталды. Мидхәт абыегыз гәзит аша эзләтеп тә карады, хәбәр булмады, эзсез югалды.
Менә шулай, кызым, соңгы туганым да югалды. Суык, ачы җилле кышкы яланда үземне яфраклары коелган ялгыз агач кебек хис иттем... Алай да икетуганнарым бар, алар да санаулы гына. Аларны үзең дә беләсең – Мидхәт, Зөлфәкәр, Миннулла абый­ларың. Рәхмәт аларга, туган итеп, хә­лем­не белеп торалар, онытмыйлар...”
...Әткәйнең зур булмаган какча гәүдәсе тагын да кечерәеп калгандай тоелды. Аңа шул вакытта ничектер ярдәм итәсем, юатасым килде, тамагыма төер тыгылды. Бераздан соң гына барлык көчемне җыеп, әйтә алдым: “Кайгырма, әткәй, ялгыз түгелсең, әнкәй дә, без дә яныңда”, – дидем. Мин аны озак тыңлап утырдым, күз­ләрем яшькә чыланса да, күрсәтмәскә тырыштым.
Вакыт бик соң иде инде. Йокларга яткач, озак кына йоклый алмый яттым. Аның күргәннәрен күз алдыма китереп уйланып ятканда, сызылып, таң атып килә иде инде...
Әткәй сугыштан дурт-биш медаль белән кайткан иде. Ул озак яши алмады. Алар күптән инде вафат. Мин балаларыма туры килгәндә картәти­ләренең күргәннәрен сөйлим, бел­сеннәр, онытмасыннар дим.
Без аларның батырлыгын онытмаска тиеш.

Мөбәйнә ӘСӘНОВА (ӘХМӘТҖАНОВА).
Уфа шәһәре.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас