«Башинформа»га Башкортстан Хөкүмәтенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге җитәкчесе Илмир Ганиев аңлатканча, гаиләне ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен учетка куйганнар.
"Кичә генә аларга опека органнары килгән, хәлне тикшергән. Аннары әниләре машина йөртү курсларына киткән, чөнки машина белән идарә итәргә өйрәнергә теләгән. Көтмәгәндә шундый фаҗига булды", — дип аңлата Илмир Ганиев.
Искәртеп узабыз, Иске Балтач авылында коточкыч янгында 16, 9 һәм 3 яшьлек өч малай һәлак булды. Янгын вакытында аларның әниләре һәм 12 яшьлек туганнары өйдә булмаган. Күпбалалы гаилә башлыгы - СВОда. Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрләрендә янгында зыян күргән гаиләгә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итте.
Фото: МЧС по РБ