+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 июнь 2025, 03:40

Япь-яшь хатын баткан

Кичә Инҗәр елгасыннан 32 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тартып чыгарганнар.

Япь-яшь хатын батканЯпь-яшь хатын баткан
Япь-яшь хатын баткан

Аны Архангель районының Казансу елгасы ягына таба күпер каршысында табалар. Оператив-тикшерү чаралары алып барыла, дип хәбәр иттеләр республика МЧСы матбугат хезмәтендә.

9 июнь кичендә Башкортстан МЧСына шаһитлардан 48 яшьлек ир буага сикергән һәм йөзеп чыкмаган дигән хәбәр килгән. Буа Ярмәкәй районының Бекет авылыннан 1 чакрым ераклыкта урнашкан. Тыю билгеләре һәм аншлаглар куелган. Ирнең гәүдәсе табылган.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә:

*коену өчен тикшерелгән урыннарны сайла;
*исерек хәлдә суга кермә;
*күз күреме чикләнгән шартларда кич белән дә, төнлә дә коенма.

Фото:пресс-служба МЧС по РБ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас