-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 июнь 2025, 08:10

Әтисе дә, әнисе дә батып үлгәннәр

Стәрлетамакта Ашкадар елгасында  12 яшьлек кыз әти-әнисе белән ял иткән.

Әтисе дә, әнисе  дә батып үлгән
Әтисе дә, әнисе дә батып үлгән

Алар су коену өчен җиһазландырылмаган урынны сайлаган, элегрәк биредә өч олы кеше һәм бала батып үлгән, батып баручы 8 баланы коткарып кала алганнар.

Бу юлы гаиләнең ялы чираттагы фаҗига белән тәмамланган. Тулырак мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кызлары бата башлагач, өлкәннәр ярдәмгә ташланган. Әнисе баланы коры җиргә этәреп чыгара алган, ләкин үзе тиз генә су астына киткән. Ире аңа ярдәмгә ташланган, ләкин үзе дә су астында югалган.

Кызны коткарып кала алганнар. Аның әти-әнисе һәлак булган. 49 яшьлек хатынның гәүдәсен судан чыгарганнар, ирне коткаручылар эзли әле...

Сулыкларда сак булыгыз! Балалардан күз яздырмагыз! Алкоголь кулланмагыз, тирәнгә йөзеп кермәгез!

Фото:ГУ МЧС по РБ

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас