Олы Кызыл елгасыннан 10 яшьлек баланың гәүдәсен чыгаралар. Малай күпердән суга сикергән. Аны абыйсы юкка чыкканнан соң 15 минут узгач тапкан һәм тартып чыгарган. Бу вакытта урынга медиклар килгән булган инде, ләкин аны коткара алмаганнар.
Мәләвез районында Агыйдел елгасыннан водолазлар үсмернең гәүдәсен алып чыга. Егет ике көн элек 16 яшен билгеләп үткән, ә кичә әти-әнисе белән Сабаш авылы янындагы елга буена ял итәргә килгән.
Үсмер йөзүне тыю турындагы аншлаглар куелган җиһазландырылмаган урында су коенган. Дүрт сәгать эзләгәннән соң аны тапканнар, дип хәбәр иттеләр республиканың МЧСы матбугат хезмәтендә.
Балаларны су коенырга үзләрен генә җибәрмәгез. Су буенда алардан күз яздырмагыз!
Фото: башинформ