+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 июнь 2025, 05:35

Машинада сабый гәүдәсе табылган

Иглин районының Олы-Теләк авылында туктап торган йөк машинасында сигез айлык кызчыкның үле гәүдәсен тапканнар.

Машинада сабый гәүдәсе табылганМашинада сабый гәүдәсе табылган
Машинада сабый гәүдәсе табылган
Нәни гаиләсе белән бергә машинада булган. Әти-әниләре Нефтекамадан Мәсәгуть авылына кунакка барган һәм якындагы торак пунктта төн кунарга туктаган.

«Честный репортаж» проекты чыганагы мәгълүматлары буенча, 2024 елгы кызның хроник авырулары булмаган, ул йоклап киткән һәм уянмаган.

"Әти-әнисе аек хәлдә. Үлем сәбәбен судмедэксперт ачыклаячак", - дип хәбәр итә чыганак.

Фото:«Честный репортаж»

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас