+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 июнь 2025, 10:05

Банкта үзенә ут төрткән

Уфада бер ир банк офисында үз-үзен яндырган.

Банкта үзенә ут төрткәнБанкта үзенә ут төрткән
Банкта үзенә ут төрткән
Инцидент Менделеев урамында булган.

Уфалы офиска кергән, үзенә янучан сыеклык сипкән һәм ут төрткән. Урынга ашыгыч хезмәтләр чакырылган. Зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзер аның хәле бик авыр дип бәяләнә, ул реанимациядә, дип ачыклык керттеләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Мондый гамәлнең мотивлары әлегә билгеле түгел. Ирне үз-үзен яндыру актына нәрсә этәргәнен полицейскийларга ачыкларга кирәк булачак.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас