+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 июнь 2025, 16:07

Рәнис Габбазов зур кайгы кичерә

Бу хакта Ваһапов фондының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итәләр.

Рәнис Габбазов зур кайгы кичерәРәнис Габбазов зур кайгы кичерә
Рәнис Габбазов зур кайгы кичерә

Ваһапов фестивале Башкортстанда булганда, Рәнис Габбазовны бик яратып калган идек. Бу көннәрдә аның гаиләсе зур кайгы кичерә - җырчының әтисе Рәис абый вафат.

«Гаҗәеп дәрәҗәдә ачык күңелле, гади, ярдәмчел, кунакчыл, бала җанлы кеше иде Рәис әфәнде. Рәниснең, аның гаиләсе, якыннары, иң беренче чиратта әнисе Гүзәл ханымның тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходайдан сезгә күркәм сабырлык сорыйбыз.

Рәис әфәнденең урыны оҗмах түрләрендә булсын!» – дип язылган постта.

Рәнис Габбазовның кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас