+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 июнь 2025, 02:10

Үтерүче 26 елдан соң тотылган

Туймазы кешесе җинаять кылганнан соң Калининград өлкәсенә күчеп киткән...

Үтерүче 26 елдан соң тотылганҮтерүче 26 елдан соң тотылган
Үтерүче 26 елдан соң тотылган
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре тикшерү органнары белән берлектә Туймазы шәһәрендә яшәүченең җинаятен ачкан. Шикләнелүче заманча дактилоскопик экспертиза ысуллары ярдәмендә ачыкланган.

 1999 елның июнь башында шикләнелүче Туймазы шәһәрендәге танышы янына бурычын – бер шешә аракы сорарга килгән. Ир-атлар арасында бәхәс чыккан, ул конфликтка әверелгән. Ачуланышу барышында гаепләнүче чүкеч алып, зыян күрүчегә унлап тапкыр суккан. Зыян күрүченең яшәү билгеләре күрсәтмәвенә ышангач, ул пычак белән аның муенына кадаган.

Үтергәннән соң, җинаятьче өйгә үтеп керә, аннан телевизор, үтүк һәм чәйнек урлый. Урланган милекне ул саткан.

Соңыннан шикләнелүче Калининград өлкәсенә күчеп китә, анда гаилә кора. Күп еллар дәвамында ул тотылмаган, әмма былтыр Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре җинаять урыныннан алынган бармак эзләренең күптән түгел хөкем ителгән Калининград өлкәсендә яшәүченеке белән туры килүен ачыклаган.

Полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлаган, аны Уфага китергәннәр һәм Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә тапшырганнар, анда үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас