

Уфада Шота Руставели урамында җирдә яткан бер хатынны күргәннәр. Шаһитлар сүзләренчә, ул дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Алар әйтүенчә, зыян күрүче исән булган, аңа ашыгыч ярдәм чакырганнар, ләкин ханым ярдәм килгәнче яшәмәгән.
"Аңа 45-50 яшьләр тирәсе. Полиция хезмәткәрләре аның исерек булуын әйтә", - дип сөйли шаһитлар.
Әмма төгәлрәген тикшерү әйтәчәк.
Инцидент Шота Руставели урамындагы 49нчы йорт янында була. Бу торак булмаган бина, анда төрле сәүдә нокталары һәм офислар урнашкан. Конкрет төшү урыны - принтерлар кибете янында. Шаһитлар фаразлавынча, һәлак булган хатын бу бинада эшләгән.
Башкортстан Тикшерү комитеты хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
фото: башинформ