

Кырмыскалы районының Кустыгол авылында яшәүче Закирә Хөсәенова – гомер юлын лаеклы үткән көчле рухлы хатын-кызларның берсе. Ул – язмыш сынауларын сабыр гына җиңеп чыгарга көч табуы, уңган хуҗабикә, хәстәрлекле әни һәм нәнәй булуы белән күпләргә үрнәк.
Закирә Миңлеәхмәт кызының балачагы һәм үсмер еллары Кустыгол авылында үтә. Башлангыч белемне туган авылындагы мәктәптә ала, аннары укуын Сахай мәктәбендә дәвам итә. Чит авылга йөреп укуның авырлыкларын да, күңелле якларын да тулысынча татый ул. Мәктәп еллары аның күңелендә иң җылы хатирәләр булып саклана.
8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң 16 яшьлек кыз ахирәтләре белән фермага сыер саварга бара. “Сыерларны биш кызга бүлеп бирделәр. Бер-беребез белән ярыша-ярыша эшли торган идек. Ул заманнарда сыер сава белмәгән кыз булмагандыр авылда”, – дип искә ала Закирә апа.
Яшь чак – дәртле чак, дигәндәй, яшьләр фермада эшләргә дә, кичләрен клубка чыгып күңел ачарга да өлгерә. Карлыман авылы егете Венер белән Шәрипкул авылы клубында танышалар. Венер ачык йөзле, шаян кызны бер күрүдән ошатса, Закирә дә зәңгәр күзле, үткен телле, йөзеннән җылылык, ихласлык бөркелеп торган егетне үз итә. Алар арасында мәхәббәт очкыннары кабынып, күп тә үтми яшьләр кавыша. Закирә Карлыман авылына килен булып төшкән тәүге көннәрдән үк Салават исемендәге колхозда эшли башлый. Бер ел чөгендер үстерә, аннары фермага сыер саварга бара.
– Иске агач бинада салкын, куллар өшеп-туңа иде. Рәшидә апа, Фәүзия, Зилия исемле кызлар белән эшләдек. Берничә елдан яңа фермага күчтек.
Сыерларны көненә өч тапкыр савабыз, җилен юарга – су, утырып саварга утыргычлар да юк, чи имән түмәрләргә, я булмаса, чиләкләребезгә утырабыз. Тау башында урнашкан фермага кышларын кар, язлы-көзле баткак ярып йөрергә туры килде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Бәлки, шул авыр эшләрнең шаукымы да булгандыр, яшь парның ун ел балалары булмый. Табиблар аңа бала табасың килсә, фермадан кит, дип киңәш бирә. Шулай итә дә. Соңрак бер-бер артлы Дамир һәм Әмир уллары дөньяга аваз сала.
Тормыш иптәше Венер абый да колхоз эшеннән бушамый. Чөгендер дә үстерә, атлар, сыерлар, сарыклар да көтә. Партия әгъзасы булгач, кайда кушалар, шунда бара.
Ләкин дөньялары түгәрәкләнде генә дигәндә, тормыш тагын аяусызлыгын күрсәтә. Орлыкландыручы һөнәре алып, фермада эшләп йөргән Венер Бикмөхәммәт улы фаҗигале һәлак була. Ул апрель аенда атын җигеп, күрше авылга кунаклар илтергә киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Якын-тирә авыллар халкы ике көн буена эзләү алып бара. Мөрсәк авылында зират ягындагы басуда сулы чокырда аның атын күрәләр. Аяусыз адәмнәр, ат йөзеп чыкмасын дип, дилбегәсен бәйләп куйган булалар. Менә шулай үкенечле тәмамлана 42 яшьлек Винер Бикмөхәммәт улының язмышы.
Карынында өченче сабыен йөрткән Закирә апага бу кайгылы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Якыннары гына түгел, барлык авыл халкы өчен зур кайгы һәм югалту була яшь кешенең үлеме.
Җиде һәм биш яшьлек уллары белән Закирә апаны әти-әнисе туган йортына алып кайтып китә. Август аенда кызы Алиянең тууы 33 яшьлек тол хатынга кайгысыннан бераз арынырга ярдәм итә. Әти-әнисе йортыннан ерак түгел өй сатып алып, барлык күңел җылысын балаларына биреп, яңа тормыш башлый.
Әтисез өч бала тәрбияләү – зур көч һәм сабырлык таләп итүче җитди сынау. Якыннары, туганнары ярдәме белән бу сынауны ул лаеклы җиңеп чыга. Басуда чөгендер үстерергә, фермада сыер саварга, үз дөньясын да башкалардан калышмыйча көтәргә өлгерә.
Тормыш дәвам итә, балалары үсеп, үзаллы тормышка аяк баса. Дамир армия хезмәтеннән кайтып, Иске Акташ авылы сылуы Альбинага өйләнә. Алар өч бала тәрбиялиләр. Алия Стәрлебаш районы егетенә кияүгә чыгып, кыз үстерә. Кызганычка каршы, нәнәй булу шатлыгына сөенеп яшәп ятканда, язмыш тагын каты сынау җибәрә Закирә Миңлеәхмәт кызына. Улы Дамир гөрләтеп дөнья көткән җиреннән кинәт вафат була. Сабыр йөрәкле анага бала кайгысын да күтәрергә туры килә.
Бүгенге көндә Закирә Хөсәенова, һәр авыл кешесе кебек, бакчасында җиләк-җимеш үстереп, кош-корт асрап дөнья көтә. Ярый янымда улым Әмир бар, ул олы таянычым, дип шатлана ана. Кан басымы күтәрелеп, 29 яшендә инсульт кичерүгә карамастан, Әмир күңел төшенкелегенә бирелми, нинди эшкә тотынса да, кулыннан килә, ихатада аның кулы тимәгән бернәрсә дә юктыр. Әнисе белән бергә бик яхшы йорт салып кергәннәр.
Закирә апа яраткан әни, хәстәрлекле нәнәй булып, оныкларының уңышларына сөенеп, язмыш сынауларын лаеклы кичереп, якыннарына сәламәтлек һәм бәхетле гомер, илләребезгә иминлек теләп, көннәрен изге догада үткәрә.
Гөлчәчәк АЛАЧЕВА.
Кырмыскалы районы.